Һиндуку́ш (, , — Һинд Кавказы, яки Паропамисадлар ()) — Үзәк Азиядәге тау системасы. Әфганстан һәм Пакстан территориясендә урнашкан.

Озынлыгы ~800 км, киңлеге 350 кмгача. Иң биек ноктасы — 7708 м (Тиричмир тавы). Үзәк һәм көнбатыш өлешләрнең уртача биеклеге 4000 м. Һиндукуш көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка сузылган булы, Амудәрья, Һинд һәм Һилмәнд елгалары бассейннары арасында суаергыч вазифасын, климатик һәм ландшафт чиге вазифасын башкара. Төп тезмәләр — Баба, Пагман, һ.б. Таулар альп дәверендә барлыкка килгән. Туфрагы борынгы метаморфик токымнардан (, грәнит, һ.б.), шунингдек, мезокайнозойның утырма катламнарыннан төзелгән. Сейсмик актив зона. Климаты коры континенталь. Еллык явымнар саны 300—800 мм, көньяк-көнчыгыш җәйге муссоннар тәэсирендә була. Елгалары кар һәм боздан туена. Искәрмәләр

Төркем:Азия таулары Төркем:Әфганстан географиясе Төркем:Пакьстан географиясе