Казандагы Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале — ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты, дәүләт оешмасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2007). РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2010). 2002 елдан Татарстан президенты химаячелегендә (патронажлыгында) уза. Һәр елны сәләтле 5-21 яшьлек 80 000 яшь кеше катнаша. ТНВ каналында тапшырылган гала-концертны 29 млн тамашачы карыйТатарстанда унбишенче фестивальгә старт бирелде. Генераль продюсеры – Дмитрий Туманов.
Проектның максаты
Талантлы балаларны һәм үсмерләрне үстерүгә дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын тарту, төбәкләр арасындагы конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрне ныгыту. Проект иҗатка сәләтле балаларны, үсмерләрне, яшьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади үсешендә ярдәм итү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрне читкә җибәрмәү, мөгаллимнәр һәм белгечләр корпусын булдыру максатында ел әйләнәсе чаралар үткәрүне күздә тота.
Фестиваль йолдызлары Динә Гарипова Рүзил Гатин Ирида Хөсәенова Айдар Сөләйманов Катя Данилова Сәйдә Мөхәммәтҗанова Артур Исламов
Тарих 1992 Казанда заманча бию һәм популяр музыка фестивале үткәрелә. 1994 Исеме «Юная звезда» Казан шәһәре ачык конкурсы итеп үзгәртелә. 1998 елда В.И. Качалов исемендәге Казан Зур академия рус театры актеры Дмитрий Туманов фикердәшләре белән «АРТИАС» агентлыгы оештыра. Казан шәһәре башкарма комитеты агентлыкка «Юная звезда» фестивален яңарту бурычын куя. Балаларга матурлык һәм иҗат дөньясының капкаларын ачкан «Созвездие-Йолдызлык» фестивале беренче адымнарын ясый. 2000 Фестиваль хәзерге исемен ала. 2001 Фестивальнең Гала-концертын караганнан соң, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев киләчәк буынның талантын күреп, чараны ТР президенты химаячелегендә үткәрергә карар кыла. 2002 елда проект республика (дәүләт) статусын ала һәм ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла. Фестивальнең рәсми гимны языла. 2003 елда фестиваль махсус программа гранты ота. ТР 3 министрлыгы – мәдәният, мәгариф, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыклары фестиваль эшендә катнаша башлый. Татарстан һәм Украина арасындагы мәдәният килешүе чикләрендә, ТР тышкы икътисади элемтәләр департаменты ярдәмендә Кырымда һәр елны җәйге иҗади смена үткәрү традициясе барлыкка килә. 2004 «Татарстан-Яңа гасыр» / «Татарстан-Новый век» хәрәкәте уздырган «Яшьләрнең казанышлары» (Достижения молодых) бәйгесенең дипломы белән бүләкләнә. 2005 Фестивальнең жюри рәисе итеп Россиянең халык артисты профессор Зилә Сөнгатуллина билгеләнә. ТНВ TV каналы сайлап алу турларын күрсәтә башлый. 26 августта Казанның Ярминкә мәйданында 7 сәгатьлек концертны Казанның меңьеллыгына һәм БДБ саммитына килгән ил башлыклары белән Россия Федерациясе президенты В.В. Путин тамаша итә. Фестивальнең 16 җиңүчесе Мәскәүгә, РАТИ (ГИТИС) ның эстрада факультетына укырга кабул ителә. 2006 елның 29 апрелендә Минтимер Шәймиев «ТР президенты каршында фестивальгә булышу шурасы төзү Кагыйдә буларак, ТР премьер-министры рәислегендә турында» нигезләмәне раслый. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале «Россиянең иң яхшы 40 проекты» исемлегенә керә. 2007 елда Муса Җәлил премиясенә лаек була. 2008 елда фестивальнең интернет-сайты ачыла: http://www.yold.ru/ 2009 елның 27 июнендә халыкара яшьләр көнендә фестивальгә «Россия гаиләсе» милли премиясе бирелә. 2010 елда РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе бирелә. 25 җиңүчегә РАТИ (ГИТИС)ка укырга керергә тәкъдим ителә. ХХVII Җәйге Универсиада 2013 дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалана. 2012 елның июлендә вице-адмирал Александр Федотенков фестивальне Россия Федерациясенең Кара диңгез флоты Моряклар каршында чыгыш ясау истәлекле билгесе белән бүләкли. 2020 елның 27 августында Казанда тарихи Алафузов театрында (Гладилов ур., 49) арт-резиденциясе ачылаРөстәм Миңнеханов Казанда «Созвездие–Йолдызлык» арт-резиденциясен ачуда катнашты. ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. 27.08.2020. 2022 елның 14 июнендә арт-резиденциясендә (Гладилов ур., 49) чыккан зур янгыннан соң, «Созвездие–Йолдызлык» вакытлыча икенче бинага күчерелә Полина Шевчук. На чердаке арт-резиденции «Созвездие-Йолдызлык» в Казани произошел пожар. Татар-информ, 14.06.2022Арсений Каримов. «Созвездие-Йолдызлык» переедет на временную площадку после пожара в резиденции в Казани. Татар-информ, 14.06.2022
Гран-при ияләре
«Калейдоскоп» хореография ансамбле (2015) Роман Широких (2015) «Татарстан» бию ансамбле (2014) Сәйдә Мөхәммәтҗанова (2014) «Бәхет» вокаль ансамбле (2013) «Ал чәчәк» хореография төркеме (2013) Рамилә Зиннәтуллина (2012) «Камские зори» ансамбле (Алабуга мәдәният училищесы) (2012) «U-13» бию төркеме (2011) «Дорога из города» бию театры (2011) Дуэт (Олеся Полищук һәм Лев Матвеев) (2010) «Кристалл» эстрада биюләре төркеме (2010) «Орфей» хореография студиясе (2009)
Айдар Сөләйманов (2009) Матвей Козин (2008) «Фантазия» бию төркеме (2008) «Пестрая компания» вокаль-хореография үзәге (2007) «Мирас» вокаль ансамбле (2007) «Экситон» бию ансамбле (2006) Татьяна Балобанова (2006) «Шарм» балалар шоу-театры (2005) Алия Һадиева (2005) Лилия Мөхәммәтова (2004) Ирина Исаенко иҗат остаханәсе (2004) Рүзил Гатин (2003) Айрат Хәкимуллин (2002) «Авеню» квартеты (2001)
Владимир Путин:
Минтимер Шәймиев:
Бәйге турлары 5-21 яшьтәге шәхесләр катнаша ала. «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җыр өчен иң яхшы музыка», «Җыр өчен иң яхшы текст», «Видеоклип» номинацияләре бар. Һәр номинация үзе яшь буенча 3-5 төркемгә бүленә. Район турыннан узганнар Татарстан шәһәрләре - Казан, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Минзәлә, Болгар, Мамадыш, Теләче, Буа, Яшел Үзәндә2014 елгы мәгълүмат зона турында катнаша. Һәр номинациядә һәм һәр яшь төркемендә 1-3 урын алганнар Казанга финал турына килә.
Чыганаклар Ч. Гәрәева. Йолдызлар галәме. Идел, 2015 ел, июнь саны.
Сылтамалар Фестивальнең рәсми сайты Фестиваль «Казан тарихлары» сайтында ТР иҗтимагый пулаты сайты
Моны да карагыз Зона гала-концертлары (2015) (видео)
Искәрмәләр
Төркем:Казан фестивальләре Төркем:Татарстан музыкасы Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары