Шамил Башкиров, Шамил Шаһвәли улы Башкиров, (1927-2010) — галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), професор (1971), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1994), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1980). КФУның шәрәфле профессоры (2004).

КФУда яңа фәнни юнәлешне (Мессбауэр спектроскопиясе) нигезләүче.

Тәрҗемәи хәле 1927 елның 1 гыйнварында Казанда, Татарстан АССР дәүләт эшлеклесе Шаһвәли Башкиров гаиләсендә туган. Әти-әнисе репрессияләнгән. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын бик яхшыга тәмамлаган (1951)Әти-әнисе репрессияләнгән булу сәбәпле, аспирантурага кабул итмиләр, Казанда эшкә алмыйлар. «К теории парамагнитной спин-решеточной релаксации» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына (1958, җитәкчесе С.А. Альтшулер) һәм «Применение ядерного гамма-резонанса к исследованию парамагнитных кристаллов» темасына докторлык диссертациясе (1971) яклаган.

Хезмәт юлы 1951-1955 Мари дәүләт педагогия институтының физика кафедрасы ассистенты. 1957-1960 Казан дәүләт педагогия институтының физика кафедрасында өлкән укытучы. 1960-1969 Казан дәүләт университетында теоретик һәм эксперименталь физика кафедрасы доценты. 1969-1994 КФУ каты җисем физикасы кафедрасын оештыручы һәм мөдире, 1971-2010 кафедра профессоры.

Гыйльми эшчәнлеге Магнит резонансы һәм парамагнит релаксациясе буенча белгеч буларак, мессбауэр спектроскопиясен тикшерү төркеме (лаборатория 1969 елда кафедра итеп үстерелә) оештыра. Гомуми физика, теоретик физика, каты җисем физикасы буенча 320 дән артык фәнни хезмәте нәшер ителгән. Магнитлы җисемнәрнең, ферритларның микротөзелешен гамма-резонанслы тикшерүе белән халыкара абруй казана. 26 фән кандидаты (шул исәптән, Мисыр, Сүрия, АКШ өчен), 4 фән докторы әзерләгән.

Фәнни хезмәтләре О поляризации ядерных моментов и ширине линии ядерного резонанса в кристаллах солей иона Сu2+ // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1958. Т. 35, вып. 3; О влиянии оптического излучения на электрическое квадрупольное взаимодействие ядра парамагнитного иона // Письма в Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1966. Т. 3, вып. 6; Влияние обменного взаимодействия магнитных ионов на интенсивность мессбауэровского спектра // Физика твердого тела. 1967. Т. 9, № 10; Магнитная микроструктура ферритов. Казань, 1978; Кинетика фазообразования в процессе синтеза алюминий-замещенного гексаферрита // Неорганические материалы. 1999. Т. 35, № 12; Мессбауэровские исследования некоторых систем перовскитподобных оксидов // Исследовано в России: электронный журнал. 2004; Магнитное упорядочение и электрические свойства ферриманганитов. Saarbrücken, Deutschland, 2010.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1980 РСФСР атказанган фән эшлеклесе. 2004 КФУның шәрәфле профессоры.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар «Билгеле галимнәр» сайты Ш.Ш. Башкиров «Милләттәшләр» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:КФУ шәрәфле профессорлары Төркем:Физиклар