Флюра Булатова, Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате, , (09.09.1963) — совет һәм итальян спортчысы (өстәл теннисы), ССРБ атказанган спорт остасы (1982), Европа чемпионы (1982, 1985, 1988, 1980, 1984, 1988), ССРБ чемпионы (1982, 1983, 1985). Европа беренчелегенең бронза призы иясе (1982).

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 9 сентябрендә Сәмәркандта туган. 1965 елда гаиләсе белән Ташкәнтка күчеп килә. Әти-әнисе Ташкәнтның 186 нчы мәктәбендә укыталар«Ташкәнт турында хатлар» сайтында. Ф. Булатова да әлеге мәктәпне, соңрак Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын () тәмамлаган.

Мәскәү «Спартагы» өчен чыгыш ясый. 1981 елда яшүсмерләр (кызлар) арасында Европа беренчелегендә җиңү яулый, ССРБның хатын-кызлар җыелмасына кабул ителә.

Спортта уңышлары Халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа беренчелегенең 6 мәртәбә җиңүчесе, дөнья беренчелегенең 2 мәртәбә бронза медале иясе (җыелма эчендә), ТОР-12 турнирыныңЕвропаның иң көчле 12 теннисчысы арасындагы турнир 2 мәртәбә җиңүчесе, Европа Гран-приен яулаучы (1987), Европаның өстәл теннисы берлеге бәяләмәсе буенча: континетның беренче ракеткасы (1987/1988 елгы сезон). Европа беренчелеге 1982 Европа чемпионы (Инна Коваленко белән бергә) 1985 Европа чемпионы (Елена Ковтун белән бергә) 1988 Европа чемпионы (шәхси беренчелек) 1980, 1984, 1988 Европа чемпионы (команда эчендә) ССРБ беренчелеге 1985, 1987 ССРБ чемпионы (шәхси беренчелектә) 1982, 1986, 1988 ССРБ чемпионы (парлап уйнау) 1983 ССРБ чемпионы (Игорь Солопов белән, катнаш пар) ТОР-12 турниры 1985, 1988 турнир җиңүчесе 1988 Олимпия уеннары (Сеул) бишенче урын. Тренеры – Станислав Гомозков (03.08.1948), атказанган спорт остасы.

Җыелмадан китүе Үз теләге белән гариза язып, ССРБ җыелма командасыннан чыгаруларын сорый

1994-1996 елларда Италия командасы өчен чыгыш ясый«Спорт-экспресс», 02.08.1996.

1997 елда тренеры С. Гомозковка (ru) кияүгә чыга, Италиядә яши. Ике улы: Александр, Дмитрий (Мәскәүдә яшиләр).

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар Флюра Булатова Ф.Ә. Булатова «Милләттәшләр» сайтында Ф.Ә. Булатова «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә

Искәрмәләр

Төркем:Европа чемпионнары Төркем:ССРБ чемпионнары Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары Төркем:Теннисчылар Төркем:Россия өстәл теннисы уенчылары Төркем:ССРБ өстәл теннисы уенчылары Төркем:Италия өстәл теннисы уенчылары Төркем:Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын тәмамлаучылар