(, ) — баш китапханәсе, татар, рус һәм чит телләрдә чыккан басмаларның тупланмасы. 3,3 млн документны (шул исәптән татар телендә 120 мең, чит телләрдә 100 мең) эченә ала Сөембикә Җиһаншина белән интервью. «Мәйдан», 2015 ел, 10 нчы сан.

Тарих

1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала. 1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Иванович Второв, хезмәткә Санкт-Петербургга күчеп китәр алдыннан, әтисе – туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.

1865 елның 10 (24) гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

1905 елда китапханәдәге китаплардан файдалану тәртибе турында шәһәр думасы карар кабул итә. Николай Iнең махсус күрсәтмәсе нигезендә, каталог тикшерелеп торыла. Эчке эшләр министрлыгының «тыелган китаплар» исемлеге төзелә.

1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый.

Казанның җәмәгать китапханәсе баштагы чорда хәзерге Казан мэриясе бинасында урнаша, 1919 елдан үз бинасында (Кирмән урамы, 33). Карл Маркс урамында филиалы бар.

1923 елдан исеме - «Үзәк шәһәр китапханәсе».

1920 елда аңа В.И. Ленин исеме бирелә.

Мөселманнар өчен филиал Татар-мөселман зыялылары милли мөселман китапханәсе ачу кирәклеге турында кайгырта. 1906 елның 2 гыйнварында тел галиме Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән мөселманнар өчен филиал — «Көтепханәи Исламия» — ачыла. Ул әүвәл Казандагы Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары «Болгар» кунакханәсенең өченче катында урнаша. Китапханәдә 915 исемдә 1 277 данә китап исәптә тора. Бирегә, мөселман кануннары буенча, бары тик ир-атлар гына йөрергә хокуклы дип табыла. Даими йөрүчеләр — Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Б. Урманче. 1913 елның 25 ноябреннән мөселман хатын-кызлары ял көннәрендә китапханәнең филиалына йөрергә рөхсәт алалар. 1919 елда «5 нче шәһәр китапханәсе» исемен ала. 1922 елдан «М. Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсе». Биредә Мирхәйдәр Фәйзи эшли. Татар халкы арасында аң-белем тарату эшләре, төрле китап күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр еш оештырыла. 1929 елда Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерелә. Казанда Беренче китапханәчеләр корылтае (1919, июль), Идел буе китапханәчеләренең 3 нче корылтае (1925) үткәрелә.

Яңа заман 1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала. 1991 елда «Милли китапханә» исемен ала. Разил Вәлиев:

Бүген биредә ике дистәдән артык бүлек бар: «Укучыларга хезмәт күрсәтү», «Китап туплау», «Мәгълүмат-библиография», «Чит телләрдәге әдәбият», «Фәнни-методик», «Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар», «Автоматлаштыру-компьютерлаштыру», «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге», «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге» (1992 елда ачыла, бүлек җитәкчесе - Айрат Заһидуллин) һ.б. Кулъязмаларның электрон вариантлары (күчерелмәләре) булдырыла.

2021 елда озак ябылып торганнан соң китапханә 2018дә урамга куып чыгарылган Казан милли мәдәни үзәгенең бинасында эшен яңадан башлый.

«Ел китабы» бәйгесе 1986 елдан башлап «Ел китабы» республика бәйгесе оештырыла: әлеге чара татар әдәбиятын, татар язучысын укучыларга танытуда бер алым. 1995 елдан маркетинг, халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлекләре ачыла. 1996 елда китапханә үзенең «Милли китап» дип аталган нәшриятын оештыра. Биредә укучылар өчен кирәк булган библиографик кулланмалар, төрле белешмәләр, социологик тикшеренү материаллары һ.б. нәшер ителә. 1996 елдан татар теле һәм рус телләрендә «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журнал чыга. Елга ике тапкыр дөнья күрә. Китапханәдә 238 хезмәткәр эшли, елына якынча 35 мең укучыга хезмәт күрсәтелә, 1 млн 450 мең китап бирелә. Китапханә тулысы белән компьютер челтәренә тоташтырылган, «Татарстан Республикасының электрон китапханә каталогы» эшләп килә.

Милли китапханә Россия китапханәләр ассоциациясенеңРоссийская библиотечная ассоциация тулы хокуклы әгъзасы. Чит илләр белән китап алмашу оештырылган. Китапханә 1998 елда кабул ителгән «Китапханәләр һәм китапханә эше турында»гы Татарстан Республикасы кануны нигезендә эшли.

Китапханәнең девизы – «Укы. Уйла. Сөйлә».

Фондларда 3 300 000 документ (китаплар, газета-журналлар, патентлар, аудио-видео язмалар, электрон басмалар) склана, шуларның 120 000 е — татар телендә.

Бина

Милли китапханәнең мәйданы нормативлардан сигез тапкырга кимрәк. Милли китапханәгә яңа бина төзү — бүгенге көннең төп таләбе. 2007 елда Казан мэриясе заказы белән Һолландия мигъмары Эрик Ван Эгераат авангард стилендә бина проектлый Ильсур Метшин: «Новое уникальное здание Национальной библиотеки РТ станет визитной карточкой Казани», ләкин икътисадый кризис проектны тормышка ашырырга комачаулый. 2011 елда «Антика» компаниясе үз проектын тәкъдим итә. Сөембикә Җиһаншина:

Китапханә өчен «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын (В. И. Ленин музееның элеккеге Казан филиалы) реконструкцияләү карары кабул ителә. Яңа бинада китапханә 2020 елның 1 сентябрендә күченеп бетеп, тантаналы төстә ачыла. 2021 елның 20 мартында укучыларны кабат кабул итә башлый.

Кызыклы факт 2021 — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы ArchDaily & Strelka Award 2021 премиясенең «Ел бинасы 2021» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә кергән

Шәхесләр Җитәкчеләре

1865-1887 И.П. Павлов 1906-1918 Закир Сәет-задәМөселман китапханәсе җитәкчесе, 1918 елда ак чехлар атып үтергән 1908-1911 А.И. Войцеховский 1919-1922 Д. Калинин 1923 Н. Семенов 1923-1939 А. Гомәров 1935 Никулин

1938-1939 Г. Жданов 1939-1962 Рәисә Зариф кызы Мөхетдинова 1962-1986 Маһирә Харрис кызы Делешова. 1986-2000 Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 2000-2015 Наил Әкрам улы Камбиев 2015 елдан Сөембикә Разил кызы Җиһаншина (Вәлиева) 2020 елның 1 сентябреннән Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы

Танылган хезмәткәрләре

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1947 Әнвәр Хәйри Казан (Идел буе) федераль университеты галим 2014-07-20 1956-04-14 Мәдинә Тимерҗанова 1970-04-28 Ирек Һадиев Казан (Идел буе) федераль университеты филолог Irek Hadiev 1985 Айрат Фәйзрахманов Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы Ayrat Fayzrakhmanov

Моны да карагыз Ушкова йорты

Искәрмәләр

Чыганаклар Гөлзада Бәйрәмова. Милли китапханә: үткәне, бүгенгесе, киләчәге. «Казан утлары», 2015 ел, 10 нчы сан. Сөембикә Җиһаншина. Милли китапханә – республикабыз горурлыгы. «Мәйдан», 2015 ел, 10 нчы сан. Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан: Казанская городская публичная библиотека. Казан: Милли китап, 2015. Милли китапханә: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Сылтамалар Китапханәнең рәсми сайт ы

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча китапханәләр Төркем:Милли китапханәләр Төркем:Казан китапханәләре