Михаил Георгий улы Первухин (, , Йөрүзән заводы бистәсе (хәзерге ), Ызлатавыс өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе — , Мәскәү, ССРБ) — ССРБ дәүләт, хәрби һәм фирка эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле Тимерче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Ызлатавыстагы икенче баскыч мәктәбендә комсомол ячәйкәсе җитәкчесе булган. 1919 дә Ызлатавыс шәһәр буржуазия милеген милләтләштерү буенча комиссиясе әгъзасы; шул ук елдан БК(б)Ф әгъзасы. 1919-21 елларда Йөрүзән инструкторы, җирле гәҗитнең җаваплы сәркәтибе, сәяси-агарту бүлеге мөдире, өяз комитеты сәркәтибенең урынбасары, сәркәтибе. 1929 да Г.В.Плеханов ис. Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1929 дан инженер-техник вазифаларында, Кашир ДРЭС-ы директоры, Мосэнергоның баш инженере. 1937 дән Главэнерго (ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәрлегенең энергетик хуҗалыгы баш идарәсе) башлыгы, ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәре урынбасары, аннары халык кәмисәре. 1939—1940 һәм 1953—1954 елларда ССРБ электростанцияләр һәм электр сәнәгате халык кәмисәре. 1940—1944, 1950—1953 һәм 1953—1955 еларда ССРБ ХКШ рәисе урынбасары, 1955—1957 елларда ССРБ ХКШ (МШ) рәисе беренче урынбасары, бер үк вакытта 1942—1950 елларда ССРБ химия сәнәгате халык кәмисәре (министры) һәм 1957 дә ССРБ урта машиналар төзү министры. 1957—1958 елларда ССРБ МШның тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе. 1958 дән АДҖдә ССРБ илчесе. 1963 тән ССРБ ХХШда идарә башлыгы, 1965 тән ССРБ дәүләт план комитетында (Госплан) бүлек башлыгы һәм коллегия әгъзасы. ССРБ ЮШ депутаты (2—4 чакырылышлары), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары Төркем:Илчеләр