Ак чәчәкләр () — ун серияле татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы (1965) буенча 2015 елда Казанда төшерелгән. Фильм «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы (2020 елга кадәр)» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә төшерелә.

Тарих

1970 елда роман буенча фильм төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган. Фильм «Ак чәчәкләр» романы язылуга 50 ел тулуга багышланган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба, вакытында бик популяр була. Фильмда да сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителә. Күпчелек кадрлар Казанның тимерьюлчылар хастаханәсенең ремонтланмаган өлешендә төшерелә. Бюджеты — сумМатбугат.ру сайтында. 2015 елның 5—11 сентябрендә узган XI Казан мөселман киносы фестивалендә, ноябрь аенда ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары буенча күрсәтелә.

Куючылар Продюсер — Миләүшә Айтуганова, ТНВ каналы җитәкчесе урынбасары, Татаркино оешмасы җитәкчесе. Күпсерияле телевизион фильмны куючы режиссер — Ренат Әюпов, ТР халык артисты. Оператор — Алмаз Нургалиев. Фильмның сценарий авторлары — Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортаза (аерым язалар, соңрак сенарийлары берләштерелә). Музыка — Айрат Шәйхетдиновныкы. Фильмда халык җырлары («Гөлҗамал», «Умырзая» һ. б.), «Гөлшаһидә җыры» һәм Вил Усманов иҗат иткән 5 җыр яңгырый.

Рольләрдә Кинода төшәр өчен республиканың 10 театрыннан актерлар сайлап алынган. Профессор Әбүзәр Таһиров — Әзһәр Шакиров, РСФСР халык артисты, Г. Камал театры артисты. Гөлшаһидә — Резидә Сәләхова, К. Тинчурин театры артисты, Мансур — Динар Хөснетдинов, Әлмәт драма театры артисты. Яңгура Фазылҗан — Рамил Төхвәтуллин, ТР халык артисты, Качалов театры артисты (2014/2015)Рамиль Тухватуллин. Кино-Театр.Ру Юматша — Рөстәм Гайзуллин, К. Тинчурин театры артисты. Сәхибҗамал җиңги — Хәния Фәрхи, ТР халык артисты. Чибәркәева — Гөлназ Нәүмәтова, К. Тинчурин театры артисты. Фирдәвес — Рәмзия Закирҗанова, Г. Кариев театры артисты. Маһирә ханым (табибә) — Лилия Низамиева, Г. Кариев театры артисты. Фильмда шулай ук Наил Дунаев, Ирек Баһманов (1932—2015), Нуриәхмәт Сафин, Хәлимә Искәндәрова, Гүзәл Гаффарова (Әтнә театры) һ. б. катнаша. Искәрмәләр

Әдәбият Г. Зиганшин. Белые цветы. «Звезда Поволжья», 2015, № 43. Л. Хәбибуллина. «Ак чәчәкләр» буенча төшерелгән яңа фильм. «Шәһри Казан», 04.04.2015

Сылтамалар Филармониядә «Ак чәчәкләр» киносын тәкъдир итү кичәсе Бизнес-онлайн, 28.10.2015

Моны да карагыз Миләүшә Айтуганова белән әңгәмә «Ак чәчәкләр» трейлеры (видео, з мин.)

Төркем:Татар телендәге фильмнар