Аксар — Татарстан Республикасының Зәй районындагы авыл. Географиясе Аксар Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 183 чакрым, ә район үзәге Зәйдән төньяк-көнбатышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Аксар авылы,тарихи чыганаклар буенча, XVI гасыр ахырларында барлыкка килгән. Явыз Иван гаскәрләре, Казанны басып алганнан соң, Казан ханлыгы биләмәләрен яулап алуны дәвам итәләр. Бу нигездә Идел – Кама һәм көймәләр йөзешле елгалар буенча алып барылган. Елга буенда урнашкан татар авыллары ,талау һәм чукындырудан куркып, үз авылларны ташлап, башка җирләргә качарга мәҗбүр булганнар. Авыл кайчандыр Яңа Аксар һәм Асеево исемнәрен йөрткән. Соңгысы авыл старшинасы, Пугачев бунтында актив катнашкан һәм гаскәри часть башлыгы Әренкол Әсеев хөрмәтенә бирелгән. булырга тиеш. 1763 елга кадәр Аксар авылы исеме патша документларында һәм башка чыганакларда очрамый. Авыл акрынлап үсә, зурая,халкы кабат ислам диненә күчә. 1884 елда Аксарда 96 хуҗалык исәпләнә. Шуның 90 ы- ислам, бары 6 сы гына православие динен тотучылар, ә инде 1870 елда авылда бер мәчет һәм ике мәдрәсәнең эшләве билгеле. Авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек,терлекчелек һәм умартачылык торган. Шул ук вакытта тәгәрмәч, чана ясау,киндер сугу-тегү белән дә һөнәрчелек иткәннәр. Аксар авылы элек Уфа губернасы Минзәлә өязе Тәкмәк вулысы карамагында, ә 1920 елдан Татарстан Республикасы Зәй районы составына кертелә.

Авыл атамасы Аксар авылы исеме-атамасы каян барлыкка килгән, нәрсә аңлата? “Аксар” атамасын төлкегә кайтарып калдыралар,ягъни Аксар авылы янында төлкеләр күп булган. Шуңа күрә авылга исем ябышып калган. Марилар Зәй районына 1652-56 нчы елларда куып китерелгәннәр. “Аксар” ойконимын башкача, “аксары” термины белән аңлаталар әле. Ул “аксар” “аксары”дан килеп чыккан,ягъни аксар - аксары-ак+сары( аксылсары). “Аксар” атамасын йөрткән бу төбәкләрдә чыннан да бу төснең өстенлек итүенә,яки анда яшәүчеләрнең кыяфәтенә “аксылсары” төсенең хас булуына ышануы бик читен, чөнки бу төс күбесенчә славяннарга хас бит. Демография Халык саны185919131926193819491958197019791989200220104291075893839792806908815719721800 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 715 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94,13%, башка халыклар — 5,17%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,70%.

Шәхесләр Динә Хөснетдинованың (2009, спортчы (тимераякта хатын-кызлар ялгыз разрядында фигуралы шуучы) әби-бабалары, әти-әнисе туган. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.