Әбүзәр Гаянов, Әбүзәр Гаян улы Гаянов, (06.08.1936―7.11.2025) — урманчы. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры (1984-2001). ТАССР Югары шурасы депутаты (1985-1990). РФ (1999) һәм ТАССР (1968) атказанган урманчысы.

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 6 августында ТАССР Тәкәнеш районы (хәзерге Мамадыш районы) Акман авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1954), Мари урман-техника институтын (Йошкар-Ола, 1966) тәмамлаган.

2025 елның 7 ноябрендә Казанда 90нчы яшендә вафатКазанда Урман хуҗалыгы министрлыгының элеккеге башлыгы Әбүзәр Гаянов белән хушлаштылар. Татар-информ, 8.11.2025Скончался экс-глава Минлесхоза Татарстана Абузар Гаянов. KP.RU, 7.11.2025 . Хезмәт юлы 1954-1955 Чита өлкәсе Ингодинск урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе, урманчы. 1958-1977 ТАССР урман хуҗалыгында: Аксубай урман хуҗалыгы урманчысы. 1961 25 яшендә Минзәлә урман хуҗалыгы баш урманчысыЛубян техникумы тарихы\ 1971-1975 Татар урман хуҗалыгы идарәсенең урман хуҗалыгы бүлеге башлыгы. 1975-1980 КПССның Татарстан өлкә комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1980-1984 КПССның Татарстан өлкә комитетының сәнәгать бүлеге мөдире урынбасары. 1984-2001 Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан Республикасы) урман хуҗалыгы министры. 2003 елдан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә (2006 елдан Казан дәүләт аграр университеты) фәнни-педагогик эштә.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1985-1990 ТАССР Югары шурасы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге Хезмәтләре урманчылык эшенә һәм урман хуҗалыгы өлкәсенә карый.

Хезмәтләре Упорядочить рубки ухода за лесом. «Лесное хозяйство», 1974 ел, № 12. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек — «Русско-татарский словарь–минимум для работников лесного хозяйства». 1995. Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан. Казань: Идел-PRESS, 2001.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре 1968 ТАССР атказанган урманчысы 1999 РФ атказанган урманчысы «Хөрмәт билгесе» ордены Искәрмәләр

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар Лубян урман техникумы тарихы (реферат) Ә.Г. Гаянов Viperson.ru сайтында Ә.Г. Гаянов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә В Казани простились с экс-министром лесного хозяйства республики Абузаром Гаяновым. Министерство лесного хозяйства Республики Татарстан, 8.11.2025

Төркем:Урманчылар Төркем:РФ атказанган урманчылары Төркем:ТАССР атказанган урманчылары Төркем:Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Идел буе дәүләт технология университетын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары