Василий Кузнецов (, , СофиловкаСемёнов районы, Түбән Новгород өлкәсе, Кострома губернасы — , Мәскәү) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

ССРБ Югары Шурасының 2—11 чакырылары депутаты. Ике мәртәбә Социалистик хезмәт каһарманы, Сталин премиясе лауреаты. Тәрҗемәи хәле Керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 1915-1919 да Порецкое укытучылар семинариясендә укыган. 1926 да Ленинград политехника институтын тәмамлый. 1926 ның ноябреннән Макеевка металлургия заводында: инженер-сынаучы, смена инженеры, башлык урынбасары, мартен цехы башлыгы. 1927 дә фиркагә кергән. 1931—1932 дә Карнеги технология институтында (АКШ) белем ала. 1933-1936 да Ногинскидагы «Элетросталь» заводында: өлкән инженер, лаборатория башлыгы урынбасары, металлографик лаборатория башлыгы.

1937 дән ССРБ кара металлургия халык кәмисәриятендә. 1940-1943 дә ССРБ ы рәисе урынбасары. 1943 тән профсоюз эшендә: 1944—1953 дә ҺББҮШ рәисе. Бер үк вакытта 1946—1950 дә ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе. 1953 тән дипломатик эштә: КХҖдә ССРБ илчесе, 1953-1977 дә ССРБ чит ил эшләре министрының беренче урынбасары (1953-55 тә — урынбасар). Кариб кризисын, 1969 елгы кытай-Совет низагын, 1971 елгы һинд-пакстан низагын җайга салуга зур өлеш керткән. 1977-1986 да ССРБ ЮШ рәисе беренче урынбасары; өч мәртәбә ССРБ ЮШ рәисе вазифаларын башкарган (1982-83, 1984, 1985).

1986 дән пинсәдә. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән. Искәрмәләр

Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары Төркем:Илчеләр