Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәү шәһәренең Люблино районы 1186 нчы урта мәктәп территориясендә урнашкан.

Тарих

2008 елның 25 октябрендә Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш округында урнашкан, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар этно-мәдәни компонентлы урта мәктәп2006 елда мәктәпкә Муса Җәлил исеме бирелгән (директоры Лемма Гыйрфанова) территориясендә (Люблино районы, Белореченская урамы, 19 йорт) ачылган.

Һәйкәлнең авторы — Евгений Шишков, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.

Сыйфатлама Ике метрлы бронза һәйкәлдә Муса Җәлил Кызыл Армия капитаны хәрби киемендә, кулына кечкенә генә Моабит дәфтәрен тотып гәүдәләндерелгән.

Һәйкәл метр ярымлы гранит постаментка урнаштырылган. Анда шагыйрьнең исеме, туган-үлгән еллары (1906-1944) күрсәтелгән, «Авыру сызмалар» шигыреннән русча һәм татарча өзек язылган:

1186 нчы мәктәпнең вестибюлендә шагыйрьнең бюсты да урнаштырылган. Искәрмәләр

Сылтамалар Муса Җәлил исемендәге Мәскәү татар мәктәбе В Москве открыли памятник Мусе Джалилю

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Мәскәү һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр