Камал II (сәхнә псевдонимы, тулы исеме Габдрахман Камал), Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов, (1896, Казан — 1948, Казан) — драма актеры, режиссёр, тәрҗемәче, һөнәри татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы актёры (1915-1917). Драматург Галиәсгар Камалның (1879-1933), актер Камал I нең (1893-1933) бертуган энесе, актриса Зәйнәп Камалованың (1899-1977) бертуган абыйсы.
Тәрҗемәи хәле
1896 елда Казанда татар милләтенә атаклы шәхесләр биргән 6 балалы гаиләдәГаилә Казанда Сафьян урамы 14нче йортта яшәгән. 1969 елга кадәр әлеге йортта Галиәкбәрнең оныгы Искәндәр Габдрахман улы Камал гаиләсе белән яши өченче бала булып туган. Әтисе Галиәкбәр Камалетдин улы чыгышы белән Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Арча районы) Сикертән авылыннан«Гасырлар авазы», 2004 ел, № 1 , Казанда тире-күн эшкәртү белән шөгыльләнгән. Туганнары: Галиәсгар, Габдулла, Бибигалимә, Мәрьям, Зәйнәп. 1915 елдан башлап татар театры сәхнәсендә, беренче рольләрен «Сәйяр» труппасында уйный. Инкыйлабтан соң, Казан, Пермь, Уфа, Троицк, Петропавел татар театрларында эшли. 1924-1939 елларда Татар академия театры сәхнәсендә хезмәт итә. 1938-1945 елларда рус драматургларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1941 елда «Галиәсгар Камал» дигән альбом чыгара (Гази Кашшаф сүз башы белән).
Уйнаган рольләре Гомәр — «Тигезсезләр» Фатыйх Әмирхан Хәмит — «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин Вәли — «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов Тәхмасхан — «Надир шаһ» Н. Нариманов Хлестаков — «Ревизор» Н.В. Гоголь Карл Моор — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер Муров — «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский Алексей — «Ванюшин балалары» С. Найденов
Гаиләсе I хатыны Мәрьям Балалары Сөембикә, Мария, Эдуард, Розенкранц II хатыны Марзия Әбхәлимова (1907-1992) Балалары Розалия, Искәндәр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Илялова И.И. Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар Камал II «Милләттәшләр» сайтында Г. Камал театры артистлары
Искәрмәләр
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:«Сәйяр» актерлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Галиәсгар Камал