Камил Вәлиев, Камил Шакир (Мөхәммәтшакир) улы Вәлиев, (1942 елның 20 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Түбән Сәрдек ― 2025 елның 18 июне, РФ, ТР, Әлмәт) — драма актеры, режиссер, Татарстан АССРның халык (1979), РСФСР атказанган (1984) артисты. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2002). «Тантана» премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле 1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы) Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр тудиясенә укырга керә. 1964 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. 1995 елда театрның сәнгать җитәкчесе, 1997-2004 елларда баш режиссеры.

2025 елның 18 июнендә 83нче яшендә вафатРузилә Мөхәммәтова. Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы Камил Вәлиев вафат. Татар-информ, 18.06.2025. Иҗаты Куйган спектакльләре

«Акбай белән сарык» Туфан Миңнуллин (беренче эше) «Айсылуның айлы кичләре» Ибраһим Абдуллин «Көйсез кызлар» Фәнис Яруллин «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин «Әти кызына өйләнәм» Данил Салихов «Чукрак» (Саңгырау) Данил Салихов «Мәхәббәт кошлары» Илшат Йомагулов

«Безнең гомер язлары» Фоат Садриев «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» Фоат Садриев «Гүргә керер сер иде» Р. Кинҗәбаев «Әбиләргә ни җитми» Флорид Бүләков «Җырчы сандугачым» Гаяз Исхакый «Хыянәтче» Зөлфәт Хәким һ.б.

Уйнаган рольләре Героик, социаль (уңай) образларны да, тискәре образларны да бердәй төгәллек белән уйный. Мәһабәт буй-сын, гаҗәеп тембрлы тавышы, сөйкемле йөз, ышандыру көче, тәвәкәллеге уйнаган каһарманнарының холкын тулысынча ачарга ярдәм итә.

Кузы-Көрпеш — «Кузы-Көрпеш һәм Баян-сылу» Габиден Мөсрепов Акъегет — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Креон — «Антигона» Жак Ануй фон Вальтер — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер Рипафратта — «Трактирчы хатын» Клод Гольдони Мәселбәк — «Анам кыры» Чыңгыз Айтматов Федор — «Ябырылу» (Фаҗига) Леонид Леонов Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов Әнвәр — «Мәхәббәтең чын булса» Хәй Вахит Сафиулла — «Сафиулла» Мансур Гыйләҗев Галикәй — «Оҗмах капкасы» Мансур Гыйләҗев Ярлыкапов — «Җырланмаган җыр» Мостай Кәрим

Әхмәди — «Әбиләргә ни җитми» Флорид Бүләков Мирзанур — «Ай булмаса, йолдыз бар» Туфан Миңнуллин Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Туфан Миңнуллин Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин Нури — «Исәнмесез» Туфан Миңнуллин Гаяз — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Шәйхезаман — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Тимуш — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Юныс карт — «Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев Хан — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш Әсфан — «Әткәй җырлый да, елый да» (Әгәр бик сагынсаң) Аяз Гыйләҗев Әвеш Тәвешович — «Утрау» Зөлфәт Хәким

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1973 ТАССР атказанган артисты 1979 ТАССР халык артисты 1984 РСФСР атказанган артисты 2002 Рафаил Төхфәтуллин премиясе 2016 «Тантана» премиясе 2019 Дамирә Кузаева исемендәге премия 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Старейший актер Альметьевского театра Камиль Валеев отпраздновал свой бенефис. Татар-информ, 12.11.2022 Гаиләсе Хатыны Луиза Солтанова, ТАССР халык артисты уллары Айдар, Айнур

Кызыклы факт «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелде.

Искәрмәләр

Әдәбият Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994. Мәкаләләр А. Әхмәтгалиева. Гомернең язы әле (К.Ш. Вәлиевның 65 яшенә). «Мәйдан», 2007 ел, № 12. Сылтамалар Әлмәт театры сайты К.Ш. Вәлиев «Милләттәшләр» сайтында «Татар иле» порталында

Моны да карагыз

Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Актерлар Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары