Гали Шәмсетдинов, Гали Нурулла улы Шәмсетдинов, (1915 елның 22 мае, Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1нче Украина фронтының 3нче гвардия танк армиясе 7нче гвардия танк корпусы 56нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң), гвардия лейтенанты.

Тәрҗемәи хәле

1915 елның 22 маенда Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Чистай педагогия техникумын (1935), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1938) тәмамлаган. Сугышка кадәр (1930-1960 елларда Пәнҗәр районы, 1960 елдан Әгерҗе районы) Салагыш авылында мәктәп директоры булып эшли. 1939 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә алына. Сембердә югары танк командирлары укуханәсен тәмамлый (1941).

Бөек Ватан сугышы Сугышның беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көнбатыш. Көньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1нче Украина фронтларында; Смоленск өчен барган сугышларда, дошманны Мәскәү яныннан кууда, Курск дугасында, Киев өчен сугышларда, Львов юнәлешендәге һөҗүмнәрдә катнаша. 1нче Украина фронтының 3нче гвардия танк армиясе 7нче гвардия танк корпусы 56нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры була. 1944 елның июль аенда гвардия лейтенанты Г.Н. Шәмсетдиновның танк ротасы Пельтев елгасы аша кичүне яулап ала. 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец хуторы янында һәлак була. Янәшәдәге Воля-Гомулецкая (версия: Пшецья-Вулька) авылында җирләнә.

Шагыйрь Александр Безыменский «Шәмсетдиновка дан» () шигырен багышлый (1944) Корыч офицер Шәмсетдинов . Вперед, бойцы! Прекрасен путь побед, Путь Шамсутдинова – Стального офицера! 1944 елның 23 сентябрендә, вафатыннан соң, Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманының Алтын йолдыз медале (23.09.1944) Ленин ордены (23.09.1944) Кызыл Йолдыз ордены (19.11.1943)

Хәтер Чистай урамына исеме бирелгән. Чистайда истәлек ташы куелган. Яуширмәдә бюсты куелган. 2014 Әгерҗедә Советлар Берлеге Каһарманнары диварында барельефы урнаштырылган Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (tatfrontu.ru) сайтында. 2015 Салагыш мәктәбенә исеме бирелгәнСалагыш мәктәбенең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы бите.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.6 (У-Я). Казань, 2014.

Әдәбият Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6 Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

Сылтамалар Г.Н. Шәмсетдинов «Ил каһарманнар»ы сайтында Г.Н. Шәмсетдинов «Милләттәшләр» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Чистай педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар