Мөхит Кичүбаев, Мөхит Әхрар улы Кичүбаев, (1910 елның 16 августы, Пермь губернасы, Кызылъяр өязе, Сыскы — 1979 елның 24 июне, Казан) — драма актёры, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты (1936 елдан), Татарстан АССР халык артисты (1957).
Тәрҗемәи хәле 1910 елның 3 (16) августында Пермь губернасы Кызылъяр өязе (хәзерге Свердловск өлкәсе Кызылъяр округы) Сыскы авылында туган. Махсус театр белеме юк. Сәхнә эшчәнлеген һәвәскәр актёр буларак, БАССРда башлый. Чистай колхоз-совхоз театрында бер ел эшли, 1936 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театрында (1957 елдан Минзәлә татар дәүләт драма театры, 1996 елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры). Минзәлә театрына нигез салучыларның берсе. Колхоз-совхоз театрларының Беренче бөтенсоюз фестивалендә катнаша (Мәскәү, 1939). Бөек Ватан сугышына алына. Алманнарга әсир төшә, юлда барганда, багана артына посып калып, әсирлектән кача Марина Май. Мензелинский театр, смешные истории. Каты яраланып, 1942 елда театрга әйләнеп кайта. 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә Н. Адиева. Минзәлә театрыннан сугышка 26 кеше китә. «Минзәлә», 20.05.2015.
1979 елның 24 июнендә Казанда вафат. Казанның татар зиратында җирләнгән Казан зиратларында җирләнгән шәхесләр.
Иҗаты Киң амплуалы, музыкага сәләтле артист. Тормышчан дөреслеккә туры килгән, шулай ук җырлы образлар иҗат итә. Р. Ишморат, Г. Насрый һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләргә үзе көйләр яза, җырлар иҗат итә, халык уен коралларында (думбыра, итальян мандолинасы) уйный Altyn Jurga сайтында, концерт программалары белән чыгыш ясый«Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә.
Уйнаган рольләре
Госман — «Козгыннар оясында» Шәриф Камал Гаяз — «Чаткылар» Таҗи Гыйззәт Ярулла — «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт Рәшит — «Гөлзада» Риза Ишморат Зариф — «Ил өчен» Риза Ишморат Мансур — «Якын дус» Риза Ишморат Шаһнияз — «Куендагы елан» Әсгать Мирзаһитов Гобәй — «Һәйкәл» Әхсән Баян Ямали — «Әниләрем-бәгырь кисәкләрем» Абдулла Каһһар Арчи — «Намус» Г. Д. Мдивани Шәйхенур — «Язылмаган законнар» Юныс Әминов
Бәдри — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Юныс — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Прохор — «Васса Железнова» А. М. Горький Яичница — «Өйләнү» Н. В. Гоголь Паратов — «Бирнәсез кыз» А. Н. Островский Дороднов — «Кичеккән мәхәббәт» А.Н. Островский Сөләйман — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков Вәли — «Башмагым» Х. Ибраһимов Фәтхи — «Акчарлаклар» Шәриф Камал Закир — «Идел буенда» Гамир Насрый Морат — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт
Хәтер Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә яңа төзелгән урамга Кичүбаев тыкрыгы () исеме бирелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТАССР атказанган артисты 1957 ТАССР халык артисты 3нче дәрәҗә Дан ордены
Гаиләсе Хатыны Рәбига Шакирова, Минзәлә театры актрисасы. кызлары Илһамия (23.11.1945), театр музее мөдире (2015).
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Театральная энциклопедия. Том 3. (глав. ред. П. А. Марков). М.: Советская энциклопедия, 1964. Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007.
Сылтамалар
М.Ә. Кичүбаев турында «Кино-театр.ру» сайтында М.Ә. Кичүбаев «Театр и история» сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Минзәлә театры актерлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар