Павел Миронов, Павел Андрей улы Миронов, (1919 елның 12 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Рус Сарсазы — 1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946), танкка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры, кече лейтенант.

Тәрҗемәи хәле 1919 елның 12 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстанның Чистай районы) Рус Сарсазы авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 7 сыйныфлы мәктәпне, Чистай шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган. Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы 1942 елдан фронта. Кече лейтенантлар курсын тәмамлаган. 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 8нче гвардия кавалерия дивизиясе 33нче гвардия кавалерия полкының танка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры булып хезмәт итә. Чехиянең Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышта каһарманлык күрсәтә. Дошманның 1 танкын, 4 БТРын юк итә, 2 орудиесен сафтан чыгара. Пулеметтан атып, 50 гитлерчыны юк итә. Шул сугышта һәлак була. Брноның үзәк зиратында җирләнәБөек Ватан сугышының Үзәк музее сайты. 1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946) Ленин ордены (15.05.1946) 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Хәтер Чистайда урамга исеме бирелгән. Пассажир елга теплоходына исеме бирелгән.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.4 (М-П). Казань, 2008.

Әдәбият Ягодинский Е.А. Золотые Звезды речников.М., 1981. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар П.А. Миронов «Ил каһарманнары» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар