Илгиз Зәйниев, әдәби псевдонимы Илгиз Зәйни, Илгиз Газинур улы Зәйниев (1987 елның 23 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Карасу) — язучы, драматург, режиссер, Татарстанның язучылар (2007) һәм сәхнә әһелләре берлекләре әгъзасы, Муса Җәлил (2009), Дамир Сираҗиев (2021), Марсель Сәлимҗанов (2023), Туфан Миңнуллин (2026) исемендәге һәм «Алтын битлек» (2024) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Россия Федерациясе секретариаты әгъзасы (2023 елдан)Рузилә Мөхәммәтова. Илгиз Зәйниев Россия Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган. Татар-информ, 7.12.2023.
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 23 маенда Татарстан АССР (1990 елдан Татарстан) Аксубай районы Карасу авылында туган. Карасу урта мәктәбен (2004), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институтын «театр актеры» (2008), «режиссерлык» (2015, курс җитәкчесе Ф.Р. Бикчәнтәев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белгечлекләре буенча тәмамлый.
2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп кабул ителә, 2019 елга кадәр биредә хезмәт куя. 2009 елдан Камал театрында үзен режиссер буларак сынап карый. Беренче итеп Камал театрының кече сәхнәсендә шигъри һәм хореографик спектакльләр куя, соңрак театрның зур сәхнәсендә Р. Зәйдулла әсәрен сәхнәләштерә.
2019 елның 6 июненнән «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни «Әкият» курчак театры баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 19.05.2019.
2020 елның 22 гыйнварыннан «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе (директоры) Илгиз Зәйни "Әкият" театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Азатлык радиосы, 22.01.2020.
2024 елның 28 декабреннән 2025 елның маена кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорыИльгиз Зайниев назначен директором театра Камала. kamalteatr.ru, 28.12.2024.
2025 елның маенннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесеРузилә Мөхәммәтова. Камал театрында үзгәреш: «Сәнгать + җитәкчелек» – Илгиз Зәйниевка өстәмә эш йөкләнде. Интертат, 23.05.2025.
Иҗаты Мәктәптә укыганда ук төрле жанрларда яза башлый. 2004 елда «Ай кызы» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын ала. Татарстан, Башкортстан, Ырынбур, Мари Иле, Казакъстан театрларында егермеләп пьесасы буенча утызлап спектакль уйнала: «Туйга ничә көн кала» (2005, октябрь, «Нур» театры), «Мәхәббәт турында сөйләшик» (2006, май, Камал театры), «Амазонка һәм Айдар» (2006, сентябрь, Кариев театры), «Суган чәчәге» (2006, ноябрь, Камал театры), «Урман club» (2006, декабрь, Кариев театры). Камал театры репертуарында И. Зәйнинең «Әрем исе», «Кечтүкле уен», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине», «Бабайлар чуагы», «Кәҗә, Сарык һ.б.» пьесалары буенча спектакльләр бара.
2023 елның 11 февралендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында (фестивальнең икенче концертында) Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында куелган «Кави-Сәрвәр» операсының (концерт версиясе) куючы режиссёры булган.Радиф Кашапов. В БКЗ спели о 1937 годе в опере «Кави-Сарвар». Реальное время, 14.02.2023
Кызыклы факт 2022 елда Илгиз Зәйниев белән Тимур Бекмамбетов бергәләп язган «Хуҗа Насретдин» (Ходжа Насреддин) пьесасы буенча Мәскәүнең Милләтләр театрында куелган курчак спектакле (режиссёр-куючы Тимур Бекмамбетов) «Курчак театрында иң яхшы спектакль» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек була.Ходжа Насреддин. Театр Наций. ЗОЛОТАЯ МАСКА - ФЕСТИВАЛЬ И ПРЕМИЯАнтон Хитров. Тимур Бекмамбетов поставил кукольный спектакль о Ходже Насреддине Почему это важное событие для всего театра? И может ли мудрец быть марионеткой? Meduza, 13.02.2021
Уйнаган рольләре Булат — «Зөбәйдә-адәм баласы» Дәүләт — «Кыю кызлар»
Куйган спектакльләре Камал театры «Яңа дулкын» «Ркаил Зәйдулла» «Бие, бие, Хәйбулла» «Derdmend» (Закир Рәмиев әсәре) «Үлеп яратты» (2011, Ркаил Зәйдулла әсәре) Мөхлиса Буби турында спектакль премьерасы «Ричард III» (Уильям Шекспир әсәре) «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи әсәре) «Көтәм сине» «Бармы ришвәттән дәва ?» (Зөлфәт Хәким әсәре) "Мәңгелек буран" (Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" әсәре буенча) «Әкият» театры ...
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Муса Җәлил премиясе — «хәзерге заман татар драматургиясен үстерүдәге хезмәте өчен». 2021 ― Дамир Сираҗиев премиясе ― купъеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм татар театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен 2019 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2023 ― Марсель Сәлимҗанов премиясеРузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды. Татар-информ, 7.11.2023 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә ― Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектакле өченРузилә Мөхәммәтова. Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды. Татар-информ, 24.06.2024 2026 ― Туфан Миңнуллин премиясеРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026 2026 — «Адәмнәр» спектакле Казакъстанда «Almaty Puppet Festival — 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулаганРузилә Мөхәммәтова. Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә «иң яхшы режиссер» дип танылды. Интертат, 24.10.2026
Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Резеда Гобәева (Балтач районыннан), шагыйрә, театр китапханәчесе. Балалары Гәүһәр, ХәйдәрМөршидә Кыямова. Илгиз Зәйниев: Резидәне үземә карату авыр булды, үлә яздым. ИнтертатРузилә Мөхәммәтова. Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез». Интертат, 5.04.2024.
Тинчурин театрының яңа (2024/25) сезонында куелачак «Туган-тумача» спектаклендә (Илгиз Зәйниев әсәре) режиссерның әбисенең тормышы чагылаГөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең әбисенең тормышы турындагы спектакль куелачак. Татар-информ, 22.08.2024. Искәрмәләр
Чыганаклар Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009. Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләре Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: Идел-Пресс, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6
Сылтамалар
И.Г. Зәйниев «Әдипләр» порталында И.Г. Зәйниев турында «Матбугат.ру» сайтында И.Г. Зәйниев Камал театры сайтында Драматург белән әңгәмә. Азатлык Радиосы, 23.05.2012
Моны да карагыз Ләйсән Фәйзуллина
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Театр режиссёрлары Төркем:Театр директорлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Шәхесләр:«Әкият» театры Төркем:Театр сәнгать җитәкчеләре Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары