Зәй политехника көллияте () — Татарстанның Зәй шәһәрендә (1962 елдан Яңа Зәй шәһәр тибындагы бистәсе, 1978 елдан Зәй шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1979 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе № 156 08.06.1979 буенча 16нчы санлы Акташ урта һөнәри-техник училищесы филиалы базасында 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-32) ачыла. 5 сыйныф бүлмәсе булган элекке Зәй земство мәктәбе бинасы һәм ташландык район аэропортының территориясе һәм корылмалары укуханәнең укыту-җитештерү базасы итеп бирелә. Шул ук елда Зәй районы Ирнә авылы (элекке «Правда» күмәк хуҗалыгы) җирләрендә укуханәнең ярдәмче хуҗалыгы оеша.
1984 елда РСФСР министрлар шурасы карарыРСФСР министрлар шурасы карары № 386 31.08.1984 белән 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы 98нче санлы һөнәри-техник укуханә (ПТУ-98) итеп үзгәртелә.
1991 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманыТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 320 15.02.1991 буенча 98нче санлы урта-һөнәри техник укуханә 98нче санлы Зәй һөнәри лицее (ПЛ-98) итеп үзгәртелә.
2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 410 24.10.2008 буенча 98нче санлы Зәй һөнәри лицее белән Зәй кичке машина төзелеше техникумын (1979 елда Кама автомехника техникумы филиалы базасында РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы № 347 30.11.1979 белән төзелгән булган) кушу юлы белән Зәй политехника көллияте барлыкка килә.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Зәй политехника көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 175 студент кабул ителә. Электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру) Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче) Компьютер системалары һәм комлекслары Электр һәм электромеханика корылмаларын техник файдалану Сәнәгать җиһазларын кору һәм техник файдалану
Шәхесләр Директорлар 1979 елдан ― Валерий Григорьевич Бертман 1993 елдан ― 2017 елдан ― Роберт Марс улы Халитов, ТР атказанган төзүчесе (2003). 2020 елдан ― Сергей Васильевич Максимов 202? елдан ― Вәсилә Кәрим кызы Исрафилова
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Көллиятнең Вконтактедагы төркеме Колледж европейского масштаба. «Элита» (журнал), 08.11.2010 Зәй политехника көллияте турында (видео, 25:39)
Моны да карагыз Зәй кичке машина төзелеше техникумы
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1979 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Зәй Төркем:Зәй урта һөнәри уку йортлары