Алексеевск аграр көллияте, «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем учреждениесеУку йортының Уставы буенча атамасы () — Татарстанның Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә (1965 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә. «Татарстанның элиталы орлыклары» () берлегенә керә KAZAN.AIF.RU, № 23 2013. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1976 елда Алексеевское бистәсендә 4нче Лаеш һөнәри-техник училещесынең (ПТУ-4) филиалы ачыла. Беренче директоры — Дамир Салих улы Мөхетдинов. 1979 елда мөстәкыйль 31нче авыл урта һөнәри-техник училещесы (ССПТУ-31) ачыла. 1984 елда 97нче һөнәри-техник укуханә (СПТУ-97) итеп үзгәртелә. 1989 елда 300 урынлык яңа уку корпусы, 150 урынлык тулай торак сафка баса. 1994 елдан 97нче һөнәри укуханә (ПУ-97). 1998 елда көллият музее оештырыла. 1999 елда 97нче һөнәри укуханә 97нче һөнәри лицей (ПЛ-97) итеп үзгәртелә. 2007 елдан Алексеевское аграр көллияте. Шул ук елны көллияткә Әлки районынының 95нче Базарлы Матак һөнәри училещесы филиал итеп кушыла. 2013 елда Яңа Чишмә районының 118нче Яңа Чишмә һөнәри училещесы көллияткә филиал итеп кушыла. 2017-2018 уку елына Алексеевск аграр көллиятенә (филиаллары белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 250 студент кабул ителә.
Белгечлекләр Аш-су остасы, кондитер Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе Авыл хуҗалыгын механикалаштыру Ветеринария 07.05.2015 бирелгән 6448нче санлы лицензия нигезендә
Филиаллары 1нче филиал (95нче Базарлы Матак һөнәри училещесы). Адресы: 422870 ТР Әлки районы, Базарлы Матак, ур., 1нче йорт. Филиал җитәкчесе — Замир Йосыф улы Зарипов. 2нче филиал (118нче Яңа Чишмә һөнәри училещесы).Адресы: 423190, ТР Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә, Совет ур., 72 нче йорт. Филиал җитәкчесе — Рәис Ринат улы Хәсәнов 2нче филиалның «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе.
Шәхесләр Багучылар ????-???? — Айрат Хәйруллин, «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ җитәкчесе, IV-VI чакырылышлар РФ Дәүләт Думасы депутаты
Директорлар 1976-1979 — Дамир Салих улы Мөхетдинов; 1979-1981 — Михаил Яковлевич Круглов; 1981-1994 — Леонид Васильевич Валдавин; 1994-1998 — Валентина Вениаминовна Зайцева; 1998-20?? — Николай Николаевич Сторожев, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; 20??-20?? — Валерий Фадеев; 20??-2017 — Сергей Владимирович Денисов; 2017-2024 — Александр Алексей улы Солдатов. 2024- — Альбина Валентиновна Симашева
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
Көллияттә 19 юнәлеш буенча 7 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уку йортының рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:1979 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Алексеевское уку йортлары