Балык Бистәсе агротехник техникумы () —– Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.

Тарих 1955 елда ССРБ министрлар шурасы каршындагы хезмәт ресурслары баш идарәсе фәрманы белән Корноухово авылында (1946-1954 елларда район үзәге) авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы ачыла. Уку йорты өчен ике катлы 2 агач йорт бүленә. Укытучы-осталар булып 7нче Куйбышев һөнәри училищесы (Болгар) (Иделдә су басу зонасында калган) укытучылары күчеп килә. Җитәкче итеп Николай Александр улы Чадов билгеләнә.

1972 елда Балык Бистәсендә 21нче һөнәри-техник укуханә ачыла. Уку йорты ташчылар, штукатур–буяучылар, балта осталары, сантехниклар әзерли. Шул ук елларда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләячәк 17нче укуханә төзелә башлый. 1977 елда ике укуханәне берләштереп, 85нче авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-85) төзелә. Директор итеп Л. Лопатюк билгеләнә. 1981 елдан уку йорты директоры А. Писарев, 1994 елдан С. Парфенов, 2010-2016 елларда В. Төхвәтуллин.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 425 20.06.2013 белән Балык Бистәсе аграр көллияте Балык Бистәсе агротехника техникумы итеп үзгәртелә.

Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Балык Бистәсе агротехник техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 70 студент кабул ителә: «Аш-су остасы, кондитер» белгечлегенә — 20 кеше «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлегенә — 25 кеше «Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» белгечлегенә — 25 кеше

Уку йортына бирелгән лицензия Уку йортына 13.07.2015 бирелгән 6846нчы санлы лицензия буенча белгечлекләр: Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик) Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау (техник) Агрономия (агроном) Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (тракторчы-машинист, автомобиль йөртүче) Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)

Шәхесләр Директорлар 1955-1977 — Николай Александр улы Чадов 1977-1981 — Л. Лопатюк 1981-1994 — А. Писарев, 1994-2010 — С. Парфенов, 2010-2016 — В. Төхвәтуллин 2017– — Мансур Гомәр улы Мәннанов

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

60 ел эчендә республика агросәнәгате өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән. 1961 елда укуханәне Ю. Бекиев, 1962 елда С. Гыйздетдинов, 1964 елда Х. Идрисов, 1974 елда Илһам Вәлиев (район башлыгы), 1982 елда В. Банницын, И. Закиров һ.б. тәмамлаган.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме Балык Бистәсе агротехникумының бай тарихы бар. Авыл офыклары (газета), 31.10.2016

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1955 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Балык Бистәсе районы