Түбән Кама педагогика көллияте, Нәкый Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте () — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
1981 елда Мәгариф министрлыгы тарафыннан булдырылган. 2013 елдан бирле гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1981 елда, Түбән Кама шәһәрендә һәм районда халык саны тиз арту белән, «укытучы» һәм «тәрбияче» белгечлегенә сорау артуны истә тотып, РСФСР мәгариф министрлыгы фәрманыРСФСР мәгариф министрлыгы фәрманы 25.05.1981 нигезендә 180 абитуриентка исәпләнгән мөгаллимнәр хәзерләүче уку йорты ачыла. Беренче директоры — Евгения Илья кызы Тупикова, ТР атказанган укытучысы. Уку йорты 17нче мәктәп базасында эшли башлый (1983 елда педучилищега 7нче мәктәп бинасы бирелә). Беренче уку елында 180 укучы (барысы да кыз бала, 65%ы — авыллардан) кабул ителә. Ярты ел укуханә аннан алданрак Татарстанда ачылган 8 педучилище бюджетлары исәбенә яши (сметада алар үзләштермәгән акча булса, акча яңа ачылган укуханәгә күчерелә). Студентлар тулай торагы итеп элек шартлы хөкем ителгән тоткыннар яшәгән 5 катлы тулай торак бирелә. 1982 елда укуханә каршында (бинаның беренче катында) база мәктәбе эшли башлый (беренче директоры — Р. Гафиуллина, РСФСРның атказанган укытучысы), 1997 елда укуханәнең база мәктәбе 6нчы мәктәпкә күчерелә.
1986 елдан, «башлангыч мәктәп укытучысы» һәм «балалар бакчасы тәрбиячесе» белгечлекләреннән тыш, 9 сыйныф бетереп килгән укучылар өчен икенче белгечлек алу мөмкинлеге тудырыла: татар теле укытучысы, чит тел (инглиз теле) укытучысы, физик тәрбия укытучысы, музыка укытучысы, рәсем укытучысы, хезмәт укытучысы, ритмика һәм хореография укытучысы һ. б. (барлыгы 9 белгечлек).
1986 елда фәннәр татар телендә укытыла торган беренче татар төркеме ачыла. 1991 елда уку йортында татар бүлеге ачылып, төркемнәр саны унбергә җитә. Татар бүлегенә Татарстанның 28 районыннан, хәтта Саба, Кукмара, Балык Бистәсе кебек Казанга якын районнардан да киләләр.
1988 елдан читтән торып уку бүлеге эшли. 1991 елда Халык мәгарифе музее ачыла.
Уку йортын тәмамлаган студентларга Казан, Алабуга, Яр Чаллы педагогия институтларында югары белемне кыскартылган алу мөмкинлеге булдырыла.
2012 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 150 23.02.2012 белән Түбән Кама педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә.
Уку йортында 6 меңнән артык студент белем алган, шул исәптән 2 889 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 626 балалар бакчасы тәрбиячесе әзерләнгән, 1 525 кеше читтән торып бетергән (2006).
2024 елда көллияткә РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы, шәһәрнең Мактаулы гражданы, озак вакытлар Түбән Кама районының мәгариф системасын җитәкләгән Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин (1928―2017) Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы. tat.e-nkama.ru исеме бирелгәнПостановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О присвоении государственному автономному профессиональному образовательному учреждению «Нижнекамский педагогический колледж» имени Н.Ш.Ахметшина»Түбән Кама педагогика көллиятенә Нәкый Әхмәтшин исеме бирелде. Татар-информ, 5.12.2024.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Түбән Кама педагогика көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 162 студент кабул ителә: Мәктәпкәчә белем бирү — 50 Мәктәпкәчә белем бирү (читтән торып уку) — 12 Башлангыч сыйныфларда укыту — 50 Махсус мәктәпкәчә белем бирү — 25 Адаптив физик тәрбия — 25
Шәхесләр Директорлар 1981-??? — ... ???-1994 — ... 1994-2010 — Рәфкать Нурулла улы Муллин. 2010-2019 — Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова, педагогика фәннәре кандидаты. 2019-2021 — Рамил Илдус улы Шакиров 2021- — Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова.
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1991 2009 Нәкый Әхмәтшин 1928-01-20 Минзәлә районы Минзәлә педагогика көллиятеТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучы 2017-12-27
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Әдәбият Е.И. Тупикова. Педучилище: шаги к успеху. 35 летию училища посвящается. Нижнекамск, 2016. Һ.И. Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.
Сылтамалар
Рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме Уку йортының Инстаграмдагы бите Мой колледж - моя крепость
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Түбән Кама уку йортлары Төркем:1981 елда нигезләнгән уку йортлары