Нурсолтан Назарбаев урамы () – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.

Тарих Урамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячәйкәсе үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.

Игътибарга лаек объектлар Завод мәктәбе, 1934 ел (48 нче йорт) — архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. «Тайказан» скульптур композициясе Абай Кунанбаев бюсты. 2024 елның 19 октябрендә Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында Абай Кунанбаевка бюст ачылган. Авторы – скульптор, Казакъстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нурбол Калиев. Бюст – Казакъстан хөкүмәтенең Татарстан башкаласына бүләгеБюст Абая торжественно открыли в Казани. YouTube https://www.business-gazeta.ru/news/652123 В Казани открыли бюст казахского поэта Абая Кунанбаева. Бизнес-Онлайн, 24.10.2024. Һәйкәлне ачу тантанасында Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры , Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б. рәсми затлар катнашканТатарстан һәм Казахстан мәдәният министрлары Абай Кунанбаевка һәйкәл ачты. Татарстан Язучылар берлеге.

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Идел буе районы урамнары Төркем:Казанның Вахит районы урамнары