Виктор Андрей улы Скумин (; 1948 ел, 30 август, Пенза өлкәсе, РСФСР) — ССРБ һәм Россия галиме, җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең президенты-нигез салучысы. Кардиопротезлы психопатологик симптом комплексын (Скумин синдромы) һәм соматик авыруның невротик фантом синдромын тасвирлап бирә. Гәүдә-тән кимчелеге булган һәм психикалары какшаган пациентлар өчен тернәкләндерү программалары, психотренинг методикасы авторы.
Тәрҗемәи хәле Балачагы һәм яшьлеге 1948 елның 30 августында РСФСР-ның Пенза өлкәсендә ССРБ МГБ офицеры гаиләсендә туа. Әтисе — Скумин Андрей Никифорович. Әнисе — Скумина (кыз фамилиясе Власова) Мария Ивановна. Виктор туып озак та үтми, әтиләре Идел буе хәрби округы эчке эшләр гаскәрләренең хәрби трибуналы рәисе булып билгеләнүе сәбәпле, гаилә Казанга күченә. Алга таба ул әти-әнисе белән Чиләбедә, Петрозаводскида һәм башка шәһәрләрдә яши .
1973 елда Харковь милли медицина университетын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң Киевта танылган галим һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән академик Н. М. Амосовта клиник ординатура үтә һәм Харковьда дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең психотерапия кафедрасында аспирантурада укый.
Фәнни-педагогик карьерасы 1976 елдан алып 1980 елга кадәр Николай Амосов исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе Милли институтында эшли. 1978 елда моңарчы билгеле булмаган «кардиопротезлы психопатологик симптом комплексы» дип аталган авыруны сурәтләп бирә, ә соңрак аны «Скумин синдромы» дип йөртә башлыйлар.
Сергей Петухов үзенең мәкаләсендә галимнең әлеге өлкәдәге эзләнүләренә мондый бәяләмә бирә:
1979 елда кардиохирургик профильле авырулар өчен психотренинг методикасын, эшли, соңрак ул башка авыруларны дәвалаганда да кулланылыш таба В архиве WebCite ® на https://web.archive.org/web/20220218075709/http://eprints.kname.edu.ua/400/1/%D0%9A%D0%9D%D0%98%D0%93%D0%90-2(%D0%BE%D0%BA%D0%BE%D0%BD).doc 11 октября 2015. 1980 елда «Йөрәк клапаны протезлы авыруларны тернәкләндерү системасында психотерапия һәм психопрофилактика» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1980 елдан алып 1990 елга кадәр Харковь дипломнан соң белем бирү медицина академиясендә психотерапия укыта. 1986 елда соматик авыруның невротик фантом синдромын аңлатып бирә. 1988 елда «Ашкайнату системасында хроник авыру булган балаларда һәм яшүсмерләрдә чиктәш психик тайпылышар (клиника, систематика, дәвалау, психопрофилактика)» темасына медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый. Яклау В. П. Сербский исемендәге иҗтимагый һәм суд психиатриясе Дәүләт фәнни үзәгендә үтә .
1990-1994 елларда Харковь дәүләт мәдәният академиясендә педагогика һәм психология кафедрасы профессоры, шулай ук физик культура һәм сәламәтлек кафедрасы профессоры вазифаларын башкара. Социаль педагоглар әзерләү буенча «Сәламәтлек культурасы нигезләре» курсын эшли һәм гамәлгә куя. Сәламәтлек культурасы теоретиклары О. В. Верхорубова һәм Н. А. Лобанова, раславынча,
Иҗтимагый эшчәнлеге .
1994 елда «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» (The World Organisation of Culture of Health) Халыкара иҗтимагый хәрәкәте президенты вазифасына сайлана. Оешма Россия Федерациясе юстиция министрлыгында теркәлү узган Устав нигезендә эшли. Хәрәкәт нәшрияты тарафыннан сәламәтлек культурасының нәзари һәм гамәли аспектлары буенча китаплар бастырыла. Шулай ук «К здоровью через культуру» журналы (ISSN 0204-3440, OCLC 70966742) нәшер ителә.
Кызыклы фактлар «МедНовости» тарафыннан 2015 елда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, В. А. Скумин «Медицина буенча Россия җыелмасына» кертелгән. Әлеге исемлек Россия Федерациясе, Советлар Союзы һәм Россия империясенең 53 галименнән тора.
Шулай ук карагыз Скумин синдромы Скумин микстурасы Скуминча психотренинг
Сайланма библиография
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Табиблар Төркем:Психиатрлар Төркем:Язучы-табиблар Төркем:Медицина фәннәре докторлары