Scroll Lock — санак төймәсарының төймәсе. Ул курсор төймәләренең тәртибен үзгәртү өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясе). Scroll Lock режимы кабынган чакта курсор төймәләре экранны күчерә торган функцияны эшлиләр (өскә, аска, сулга, уңга), ә сүнгән чакта — курсорның урынын үзгәртү функциясын. Гадәттә, Scroll Lock кабынган мы, юк мы, төймәсардагы өч яктылыкдиодларының берсе күрсәтә.
Функцияләре Бу төймәнен функцияләре конкрет програм тәэминәтенә бәйле.IBM: IBM PC User Manual. Page 5-20: "This key is interpreted by appropriate application programs as indicating that the use of the cursor-control keys should cause windowing over the text rather than cursor movement. Pressing the Scroll Lock key a second time reverses the action. The keyboard routine simply records the current shift state of the Scroll Lock key. It is the responsibility of the system or application program to perform the function."IBM Personal Computer Technical Reference (Revised ed.). IBM Corporation. March 1983.
Мәсәлән, Microsoft Excel төймәсен курсорны идарә итү төймәләре белән документы əйлəндерү режимын кабызу өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясен башкара). Шундый ук рольны бу төймә Lotus Notes-та башкара.
Linux консолендә текстны əйлəндерү режимын туктату өчен кулланыла.
Күп төрле электрон KVM-күчереп ялгагычларда -ка икеләтә басу күчереп ялгагыч белән идарә итү режимын кабыза.
Punto Switcher дигән җәемне автоматик күчереп ялгагычта төймәләр тиңдәшлеге транслитерация ясар өчен кулланыла.
Казаклар: Яңадан сугыш () дигән санак уенында миссия ясар өчен кулланыла.
Борынгы төргәкләр IV: Обливион () дигән санак уенынының рус юрамасында төймәсарның җәемен үзгәртү өчен кулланыла.
GoTView программасында Scroll Lock яктылыкдиодының җемелдәүен видеоны басып алу индикаторы итеп чыгарырга була.
шулай ук күчереп ялгагыч итеп A4Tech X7 дигән тычканда макрослар белән куллану төрләрен алмаштыру өчен кулланыла.
Тарих төймәсе беренче тапкыр 83-төймәле IBM PC/XT һәм 84-төймәле IBM PC/AT төймәсарларында килеп чыккан. Соңыннан ул «киңәйтелгән» 101-төймәле төймәсарларга да күчкән.
Macintosh төймәсарларында беркайчан да төймәсе булмаган.
Кайбер төймәсарларда төймәсе юк, чөнки тычкан тәгәрмәче белән кулланырга җайлырак.
Искәрмәләр
Төркем:Төймәсар төймәләре