Мәсгут Латыйпов урамы () — Казанның Вахитов районындагы (элекке Калуга бистәсендәге) урам. Әбҗәлилов урамы белән киселештә башланып, квартал эчендә, Яңа Пугачев урамы белән киселештә тәмамлана. Пугачев, Аркылы-Хоровод урамнары белән кисешә. Бөек Ватан сугышында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, хәрби оркестр дирижёры Мәсгут Латыйпов (1913-1987) исемен йөртә.

Тарих Элекке исемнәре — ТатЦИК урамы (1920-елларның икенче яртысыннан 2005 елга кадәр), Калуга һәм Столыпин урамнары (1920-елларның икенче яртысына кадәр) Схематический план гор. Казани 1939 г.. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, дирижёр, хәрби тынлы орекстрлар оештыручы, хәрби маршлар, кантаталар авторы Мәсгут Латыйпов (1913-1987) истәлегенә ТатЦИК урамы атамасы Мәсгут Латыйпов урамы дип үзгәртелә Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» .

Игътибарга лаек объектлар 60нчы йорт — «3нче Казан икмәк заводы» АҖ КХТИның 2нче тулай торагы

Шәхесләр Максим Глухов-Нугайбәк

Сылтамалар М. Латыйпов урамы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Вахит районы урамнары