Ярмәкәй вулысы (, , ) — Уфа губернасының Бәләбәй өязенә һәм соңрак БАССР-ның Бәләбәй кантунына кергән административ-территориаль берәмлек.Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан . — Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010. — 200 с., илл. — ISBN 878-5-85051-504-1

Тарих 1865—1930 елларында Ярмәкәй вулысы хәзерге Башкортостанның Ярмәкәй районының төп урынын алып торган. Төрле вакытларда Ярмәкәй вулысына хәзерге Бишбүләк һәм Туймазы районнарының торак пунктлары кергән: Исәкәй, Морадым, Биктәш, Ибрай, Якшай, Карат. Төньяктан көньякка таба вулысның озынлыгы — -дан артык булган, көнбатыштан көнчыгышка таба — Сайт-энциклопедия Ермекеевского района : Ермекеевская волость .

XIX гасырда вулысның ында яшәгән. Шул авылларның 22-се башкорт-татар-типтәрләрнеке булган. авыллары XIX гасырның азагында гына килеп чыкканнар. Аларда үзәк һәм көньяк Россия губерналарыннан чыккан кешеләр урнашканнар.

1920 елда вулысның 14 торак пунктында яшәгән, шуларның  — татарлартатарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.,  — башкортлар,  — руслар,  — чуашлар,  — мордвалар,  — украиннар.http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf

1908 елны Ярмәкәй вулысы таркатылган — Яңа Шаһ һәм Иске Турай вулыслары килеп чыкканнар. Беренчесенә көньяк, икенчесенә төньяк Ярмәкәй вулысының өлешләре кергән.

1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Ярмәкәй вулысы, Бәләбәй өязенең башка вулыслары кебек үк, Татарстан АССР составына керергә тиеш була.

1923 елны бу вулыслар яңадан кушылганнар бер Ярмәкәй вулысын ясап — хәзер инде БАССР-ның Бәләбәй кантунында. Ул гына тугел, Ярмәкәй вулысына шулай ук элекке Семено-Макарово вулысын да кушканнар.

1930 елда, кантун идарә итү системасын бетергәндә һәм район системасын керткәндә, Ярмәкәй вулысының көньяк өлеше, вулыс үзәге — Ярмәкәй авылы белән, — Приют районына кертелгәннәр. Приют районын да бетергәч элекке барлык Ярмәкәй вулысы авыллары (Приют, Яңа Шаһ һәм Исәкәй авыл советларын кушмыйча) Бәләбәй районына бирелгәннәр. Ярмәкәй вулысының төньяк өлеше 1930 елда Бәләбәй районына, ә Иске Шаһ авылы — БАССР-ның Туймазы районына күчкәннәр.

1935 елда бөтен элекке Ярмәкәй вулысы БАССР-ның Ярмәкәй районының нигезе булып чыккан.

Искәрмәләр

Төркем:Бәләбәй өязе вулыслары Төркем:Бәләбәй кантуны вулыслары