Мүшәк вулысы (, ) — Вәтке губернасына һәм Пермь губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.

Кыяс, Юрин, Исәнбай (Сарапул өязе), Пьянобор, Бимә, Тирсә, Олы Кибья вулыслары белән чиктәш булган (1890). 27 торак пунктта 13 215 кеше яшәгән. Алабуга өязе бетерелгәннән соң Пермь губернасының Сарапул өязе составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Кыяс районына кушыла.

Искәрмәләр