Рәшит Заһидуллин, Рәшит (Рәшид) Муллагали улы Заһидуллин (1964 елның 18 ноябре, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха) — театр педагогы һәм режиссеры, «Созвездие-Йолдызлык» театры режиссеры, 1993―2019 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театрының сәнгать җитәкчесе ― баш режиссеры. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры һәм Казан театр укуханәсенең актерлык осталыгы укытучысы. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2008). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998). Шекспирның «Гамлет», Мольерның «Де Пурсоньяк әфәнде», Бертольд Брехтның «Кураж анакай һәм аның балалары», М. Горькийның «Тормыш төбендә», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Туфан Миңнуллинның «Төш» һ. б. спектакльләрне сәхнәгә куйган.
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә туган. Мәктәпне, Казан театр укуханәсенең актерлык бүлеген (башта Сергей Иванов, Петр Маслов, армиядән соң Вадим Кешнер, Юнона Карева курсы, 1988), Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр укуханәсенең режиссура факультетын (1993) тәмамлаган. 1988–1993 елларда Казан яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшли. 1993—2019 елларда Кәрим Тинчурин театрында баш режиссерРәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. Татар-информ, 2.09.2019. Тинчурин театрында иҗат эшчәнлегенең башы әлеге театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килсә дә, коллективны нәтиҗәле иҗатка оста берләштерә. Театр сәхнәсендә аның тарафыннан 70 тән артык спектакль куелган. Репертуарда новаторлык, концептуальлек белән сугарылган спектакльләр: Н. Фәттахның «Итил суы ака торур», И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе», К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», П. Бомаршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», Т. Гыйззәтнең «Башмагым», Б. Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т. Миңнуллинның «Төш», М. Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм «Өзелгән өмет», Н. Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять», М. Әмирнең «Гөлшаян», Ф. Лорканың «Бернарда Альба йорты», Г. Тукайның «Сөй гомерне!», У. Шекспирның «Гамлет» һ.б. спектакльләр барлыкка килә. 2010 елның мартында Әнкара шәһәренең (Төркия) «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә К. Тинчурин белән С. Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын куя. Тинчурин театры белән Чиләбе, Уфа, Пенза, Петербург, Мәскәү, Анталия, Әнкара, Истанбул, Брүссел кебек шәһәрләрдә гастрольдә була. Тинчурин театры сәхнәсендә тарихи драмалар (М. Маликова «Соңгы риваять», Н. Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К. Тинчурин «Назлы кияү», Х. Вахит «Кияүләр»), әдәби театр (Г. Тукай «Сөй гомерне!», М. Мәһдиев «Без - 41 нче ел балалары», Р. Вәлиев «Язмышым юллары») куя. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры, актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе.
Баш режиссер вазифасыннан китүе 2018 елда ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова Кәрим Тинчурин театры базасында яңа музыкаль театр үсеше концепциясен язарга тәкъдим иткәч, Рәшит Заһидуллин баш тарта. 85 еллык тарихы булган театрның музыкаль театр булып китүен кабул итми, каршы төшә. 2018 елның декабренә чаклы ТР мәдәният министрлыгында аның белән хезмәт килешүен озайтмый киләләр. Шулай ук татар театрының рус телендә тамашалар куюын кабул итми. Яңа ел бәйрәмендә балаларга урысча әкият уйнауга да каршы чыга Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм". Азатлык радиосы, 03.09.2019. Тинчурин театрыннан соң 2019 елдан соң Волгоград театрында, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә спектакльләр куйган. 2022 елда А. П. Чехов исемендәге Таганрог шәһәре театрында Италия драматургы Эдуардо Скарпеттаның «Голодранцы и аристократы» комедиясен куяРәшит Заһидуллин Таганрог театрында спектакль чыгара. Татар-информ, 17.09.2022 «Созвездие-Йолдызлык» театры (Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына караучы «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге бюджет дәүләт учреждениесе) режиссеры Рашид Муллагалиевич Загидуллин. Коллектив. teatryold.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең атказанган артисты (2008). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998) Искәрмәләр
Сылтамалар
Тинчурин театры сайты Загидуллин Рашид Муллагалиевич. Кино-театр.ру сайты Р.М. Заһидуллин «Милләттәшләр» порталында Рашид Загидуллин: Гранты театрам надо давать не за прошлые заслуги. business-gazeta.ru, 27.10.2013 «Идел» журналында режиссер белән әңгәмә Рәшит Заһидуллин 50 яшен билгеләде
Моны да карагыз
Төркем:Режиссёрлар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тинчурин театры режиссерлары