Алексей Кудрин, Алексей Леонид улы Кудрин (, 1960 елның 12 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Латвия ССР, Добеле) — РФ дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 2000-2011 елларда РФ финанс министры. 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе, запастагы артиллерия полковнигы. Икътисад фәннәре кандидаты (1988). «Мәскәү биржасы» холдингы күзәтүчеләр шурасы рәисе. Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты (Смольный институты) деканыСанкт-Петербург дәүләт университеты сайты. Икътисад һәм финанслар өлкәсендә 30 дан артык гыйльми хезмәт авторы.

Тәрҗемәи хәле 1960 елның 12 октябрендә Латвия ССР (хәзерге Латвия) Добеле шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. 1967 елда гаилә Тукумс шәһәренә, 1968 елда Монголиягә күченә, 1971-1974 елларда Чита өлкәсе (2008 елдан Байкал арты крае) Борзя шәһәрендә яши. 1977 елда Архангилдә урта мәктәпне тәмамлый. 1978 елда Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) икътисад факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук елны Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе саклану министрлыгының Тыл һәм транспорт академиясенә автомеханик булып эшкә урнаша. 1983 елда ЛДУны тәмамлый, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Социаль-икътисад проблемалары институтына эшкә билгеләнә. 1985 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Икътисад институтына көндезге бүлеккә аспирантурага укырга керә, 1988 елда «Сравнимость в механизме реализации отношений экономического соревнования» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый һәм Социаль-икътисад проблемалары институтына эшкә кайта.

Дәүләт хезмәтендә 1990 елда Ленинград шәһәре шурасы (Ленсовет) башкарма комитетының икътисади реформалар комитеты рәисенең урынбасары, 1991-1992 елларда икътисади үсеш буенча комитет рәисе урынбасары.

1992-1993 елларда Санкт-Петербург мэриясенең баш финанс идарәсе рәисе.

1993-1996 елларда Санкт-Петербург мэрының урынбасары, беренче урынбасары, шәһәр хөкүмәте әгъзасы, шәһәр мэриясенең икътисад һәм финанслар комитеты рәисе.Шәһәр хөкүмәтендә В.В. Путин (булачак РФ президенты) белән бергә эшли. 1996 елда Санкт-Петербург губернаторын сайлауларда Владимир Яковлев җиңгәч, отставкага китә.

1996 елның августында РФ президенты администрациясенең җитәкчесе урынбасары, РФ президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

1997 елның мартыннан РФ финанс министрының беренче урынбасары.

1999 елның гыйнварыннан «Россиянең бердәм энергетика системасы» () АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары.

2000 елның маеннан 2011 елның сентябренә кадәр РФ финанс министры. Ул вакыттагы РФ президенты Дмитрий Медведевның эшчәнлеген тәнкыйтьләгән өчен, отставкага җибәрелә.

2012 елның апреленнән Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе.

2016 елның 20 апреленнән Стратегик эшләнмәләр үзәге () шурасы башлыгы, 30 апрельдән РФ президенты каршындагы икътисади шура башлыгының урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2010 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2011 «Италия республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының бөек офицеры (Италия) 2012 Дуслык ордены (РФ)

Сылтамалар Кудрин Алексей Леонидович – биография. 24news.ru Алексей Кудрин. Официальный сайт

Искәрмәләр

Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Икътисадчылар Төркем:Россия хөкүмәте әгъзалары