Изге Рух иңү сарай чиркәве () — Казан кирмәне эчендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Казансу ягыннан Сөембикә манарасына терәлеп диярлек тора.
Тарих 1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алгач, урта гасырлардан билгеле булган Нургали мәчетен үзгәртеп, Кертү чиркәве () буларак корылган. Вакытлар узу белән бина җимерелә башлаган. 1852-1859 елларда Россия империясе патшасы Николай I фәрманы белән янәдән торгызылган.
1768 елгы Казан шәһәре планында чиркәүнең мәчеттән үзгәртеп ясалуы күрсәтелгән булган: «...церковь, обращенная из мечети, находившаяся ныне в ветхости...»
Бина Чиркәү, Сөембикә манарасы кебек үк, 4 һәм 8 янлы шакмаклы өлешләрдән тора. Ләкин гади генә бизәлгән манарадан аермалы буларак, чиркәү дивары рус бароккосы стилендә эшкәртелеп, бай итеп бизәлгән. Чиркәүдән Губернатор сараена турыдан-туры керү мөмкинлеге бирүче галерея–юл салынган.
Әдәбият М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Моны да карагыз Казан ханлыгы мәдәнияте
Искәрмәләр
Төркем:Казан чиркәүләре Төркем:Православие чиркәүләре Төркем:Казан кирмәне