Ләйлә Ринат кызы Фазлыева ( яки , 1975 елның 29 мае, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Кант бистәсе) — сәясәтче, 2018 елның 20 февраленнән Татарстан премьер-министры урынбасары. 2014-2018 елларда ТР Президенты ярдәмчесе.
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 29 маенда Кыргыз ССР Чуй өлкәсе Кант (1998 елдан Ысык-Ата) районы Кант бистәсендә (1985 елдан шәһәр) туган. «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1997).
1996-2004 елларда Казанның Совет районы 126нчы урта мәктәбе рус теле укытучысы, директор урынбасары.
2004-2007 елларда Казанның Совет районы 15нче мәктәп директоры.
2007-2011 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.
2011-2014 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
2014 елның октябреннән 2018 елның 20 февраленә кадәр ТР Президенты ярдәмчесе.
2018 елның 20 февраленнән ТР премьер-министрының социаль өлкәне (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният) багучы урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― РФ гомуми мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре 2010 ― РФ Саклану министрлыгының мактау кәгазе 2013 ― «РФ ЭЭМ эчке гаскәрләренә 200 ел» медале 2014 ― «Казан шәһәре өчен намуслы хезмәт» билгесе 2025 ― «Дуслык» ордены ― Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Признание заслуг. РТ Онлайн, 3 июня 2025 года Шәхси тормышы Кияүдә түгел (мәгълүмат 2023 елга)От дочерей миллиардеров до супермоделей: топ-50 завидных невест Татарстана. БИЗНЕС Online, 8.03.2023. Улы Тимур Фазлыев «Сколково» бизнес-мәктәбен тәмамлаган, медицина белән мавыга, ул яшь әниләр өчен белем бирү платформасы белән шөгыльләнәЭкс-зять Зиганшина, сын Егорова и другие: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.02.2025.
Санкцияләр Украина (2023)Ринат Садыков и Лейла Фазлеева попали под новые санкции Украины. Бизнес-Онлайн, 23.11.2023, АКШ (2023) Фазлеева прокомментировала санкции США: «Как в мультике: «И меня посчитали». Бизнес-Онлайн, 22.05.2023, Европа берлеге (2023)Ринат Садыков и Лейла Фазлеева попали под новые санкции ЕС. Бизнес-Онлайн, 23.06.2023, Япония, Британиянең (2025)Великобритания ввела санкции против вице-премьера Татарстана Фазлеевой и министра молодежи Садыкова. Бизнес-Онлайн, 3.09.2025 санкцияләр исемлегенә кертелгән. Искәрмәләр
Сылтамалар Ләйлә Ринат кызы Фазлыева Фазлеева Лейля Ринатовна. Деловой интернет-портал TatCenter
Төркем:Кыргызстанда туганнар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары