Лилия Бикмаева, Лилия Марат кызы Бикмаева, кыз фамилиясе Мортазина (Лилия Маратовна Бикмаева (Муртазина); 1983 елның 28 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― мәдәният эшлеклесе, чараларны алып баручы, җырчы, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе артист-вокалисты (солисты), вокал буенча педагогЛилия Бикмаева-Муртазина OFFICIAL. Халыкара һәм Россия конкурслары лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1983 елда Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллының 53нче мәктәбен МБОУ «СОШ № 53» (1998), читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2014 елдан ) (2003) «социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры» белгечлеге буенча тәмамлаганЛилия Бикмаева-Муртазина. bigbookname.com.

Беренче белеме буенча музыка укытучысы, вокал дәресләре алып барган. 14нче өстәмә белем бирү үзәгендә МАУ ДО «Детско-юношеский центр №14» эшләгән. Шәһәр күләмендәге зур чараларны алып бара башлаган.

Мәдәният тармагында 18 ел эшли. Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты артист-вокалисты (солисты) булып хезмәт итәЛилия Бикмаева. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе.

Яр Чаллыда узучы күп рәсми чараларның (Россия көне, 9 Май Җиңү көне, Социаль хезмәткәр көне, Шәфкать туташы көне, Төзүчеләр көне, Мәдәният хезмәткәрләре көне, Укытучылар көне һ.б.ш.) алып баручысы (Илнур Гомәров белән бергәләп), шул исәптән даими рәвештә Мәскәүдә узучы Сабан туеның Татарстанны тәкъдим итүче Яр Чаллы делегациясе программасының мәдәният-сәнгать өлешен алып бара (Мәскәү Сабан туена алып баручының киемнәрен шәһәр хисабыннан махсус тектерәләр). 10 ел КамАЗ автогигантының мөһим вакыйгаларына багышланган тантаналы чараларны алып баручы булып тора. 2025 елда Р. С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 45 еллык юбилеен уздыра. Сентябрь аенда Чечен Республикасында (Шали, Урыс-Мартан һәм Грозный шәһәрләрендә) узган 16нчы халыкара «Чаллы дусларын җыя» конкурсының 4 концерт программасы һәм конкурс программасының алып баручысы һәм сценаристы булган, оештыручылар төркеменә кергән һәм координатор эшен башкарган, Гран-при яулаган. Күп еллар дәвамында аңа шәһәрнең һәм республиканың беренче затлары катнашындагы мөһим чараларны алып баруны ышанып тапшыралар. 2026 елның 10 февралендә Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел, 1нче КамАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган Юбилей елын ачуның рәсми-тантаналы өлешен, Фин-угыр халыкларының «Без бер агач ботаклары» республика форумын алып барган. 2022 елдагы «Тантана» премиясен тапшыру тантанасын алып барган (Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында). Алып баручы булып эшләр өчен, үзен карап, киенеп йөрер өчен 5 эштә эшли: завод эшчеләрен җырларга өйрәтә (күп еллар «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек итә, завод эшчеләрен ел саен «Безнең заман» / «Наше время» республика бәйгесенә әзерли), «Болгар» бию театрында алып баручы, «Чишмә» халыклар дуслыгында эшли, репетиторлык белән шөгыльләнәГүзәл Шиһапова. Лилия Бикмаева-Мортазина: «Сәхнәгә чыгып исәнләшү белән бөтен авыртулар үзеннән-үзе юкка чыга». Шәһри Чаллы, 6.09.2025).

2016 елга кадәр Чаллы-ТВ телерадиокомпаниясендә «Яңалыклар» / «Новости» тапшыруын алып барган.

Яр Чаллыда Караоке мәктәбендә дәресләр алып бараКараоке Школа.

2018 елда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 1нче сольный концертын уздырган.

Төрле жанрдагы (академик, халык, эстрада вокалы) җырларны башкара. Репертуарында 100 дән артык төрле телләрдәге җырлары бар (удмурт, чуаш, үзбәк, таҗик, кытай, итальян, француз телләрендәге җырлар, шулай ук рус һәм татар телләрендәге композиторлар һәм халык җырлары). Җырлар авторы («Душа»)«Звезда на Каме» ― Лилия Бикмаева. Һәр елны Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында үзенең туган төбәккә багышланган программасын күрсәтеп бара (мәсәлән, 2025 елда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «На всех языках» сольный концерты узган). Иң яратып башкара торган җыры ― «Кайту» (Марсель Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе)Кайту. Татар җырлары. «Бөек хис» җырына клип төшергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025, 2026 ― «Чаллы дусларын җыя» халыкара конкурсының вокал-соло номинациясендә Гран-при иясе 2026 ― Татарстанның атказанган артисты Признание заслуг. «Республика Татарстан», 24.03.2026

Шәхси тормышы Кияүдә. Ире табиб, кызы, улы бар. 2025 елда Республика рәисе Р. Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашканнарТоржественный прием от имени Раиса Республики Р. Н. Минниханова. 2.09.2025. Спортзалга даими йөри.

Искәрмәләр

Сылтамалар Видео от Лилии Бикмаевой-Муртазиной: презентация обо мне и моем творчестве. VkVideo, 00:06:45. Лилия Муртазина. Бөек хис (Л. Тарханова көе, С. Федотов сүзләре). Яндекс Музыка Сольная концертная программа Лилии Бикмаевой «На всех языках». Видео, 1:30;01 Гүзәл Шиһапова. Лилия Бикмаева-Мортазина: «Сәхнәгә чыгып исәнләшү белән бөтен авыртулар үзеннән-үзе юкка чыга». Шәһри Чаллы, 6.09.2025.

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Педагоглар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары