Тизлеккә сусау: Углерод (инглиз. Need for Speed: Carbon) — EA Блэк Бокс һәм Rovio Mobile булдырганнар һәм Электроник Артс чыгарган 2006 елгы узыш уены һәм Тизлеккә сусау сериясенең унынчы өлеше. Уен ПлейСтейшн 2, Иксбокс, Иксбокс 360, ГеймКьюб, Виндоус һәм Мак ОС Икс өчен 2006 елның 31 октябрендә, ПлейСтейшн 3 өчен 2006 елның 17 ноябрендә, шул ук елның 19 ноябрендә Wii өчен һәм 2008 елда аркада автоматлары өчен чыккан. Тизлеккә сусау: Углерод – Шәһәрне ал исемле портатив юрама ПлейСтейшн Портабл, Гейм Бой Адванс, Нинтендо ДС һәм Zeebo өчен чыккан. Консольдәге юрамаларга охшаш уен барышы тәкъдим итүдән тыш, портатив юрамалар яңа яки үзгәртелгән уен барышы тәфсилләре, башка хикәя һәм башка төркемдәшләр кертә. Шәһәрне ал — ул Гейм Бой Адванс өчен чыккан сериянең соңгы уены.
Углеродның хикәясе Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән уенының хикәясеннән соң уйлап табылган Палмонт Сити шәһәрендә башлана һәм монда уенчылар канунсыз урам узышларында катнашалар. Хикәя уенчының шәһәрне төрле ярыш бандаларыннан алуына игътибар итә. Углерод үз борынгысына охшаш уен барышына игә карамастан, ул күп яңа үзенчәлекләр керткән, шул исәптән төркемнәр, узыш напарниклары, тар юл ысулында ярышлары, анда узышчылар тар тау юлларында ярышырга тиеш, һәм машиналар үзгәреше киңрәк мөмкинлекләре.
Уен үз барышы механиклары өчен тәнкыйтьне очратуга карамастан, чыгыштан соң уен уңай күзәтүләр алган. Коллекцион басма юрамасы шулай ук ПлейСтейшн 2, Виндоус һәм Иксбокс 360 өчен чыккан. Ул үзенә өстәмә контент керткән, шул исәптән яңа машиналар, яңа үзгәреш тәфсилләре һәм ике уен режимнары өчен яңа ярышлар. 2021 елдан башлап уенның йөкләнә торган юрамаларын бернинди онлайн кибеттә дә сатып алырга ярамый һәм онлайн режим 1 сентябрьдә ябылган.
2007 елда Тизлеккә сусау: ПроУрам бу уенның дәвамы буларак чыккан.
Искәрмәләр
Төркем:2006 елгы санак уеннары Төркем:Аркада санак уеннары Төркем:EA Блэк Бокс санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:ГеймКьюб өчен санак уеннары Төркем:Глобал ВР санак уеннары Төркем:Актив булмаган күпкулланучылы онлайн уеннар Төркем:Джава өчен санак уеннары Төркем:МакОС өчен уеннар Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:2021 елда гамәлдән чыгарылган онлайн уеннар Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 2 өчен чыгарылган санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 3 өчен уеннар Төркем:Санак уеннарының дәвамнары Төркем:Бүленгән экран белән күпкулланучылы санак уеннары Төркем:Урам узышлары турындагы санак уеннары Төркем:ТрансГейминг Текнолоджис уеннары Төркем:Полиция турында санак уеннары Төркем:Үч турындагы санак уеннары Төркем:Канадада булдырылган санак уеннары Төркем:Финляндиядә булдырылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Трэвор Моррис тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Вии өчен уеннар Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Иксбокс 360 өчен уеннар Төркем:Иксбокс өчен чыгарылган санак уеннары