Илнур Гомәров, Илнур Рафик улы Гомәров (Ильнур Рафикович Гумеров; 1984 елның 7 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә) ― артист-вокалист (солист), җырчы, композитор, автор-башкаручы, чараларны алып баручы һәм оештыручы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2021). Республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче һәм лауреат.
Тәрҗемәи хәле 1984 елның 7 октябрендә Яңа Чишмәдә туган Концерт Ильнура Гумерова. Набережные Челны Афиша концертов, 12.10.2019. Әти-әнисе чыгышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Әтисе Рафик Гомәр улы һөнәре буенча җылылык челтәрләре белгече, «Татэнерго» АҖ филиалы, Чаллының җылылык челтәрләре предприятиесендә эшләгән (2025 елда вафатҖырчы Илнур Гомәров гаиләсендә зур кайгы. Интертат, 14.12.2025), әнисе Гөлсинә Рәшит кызы ― пешекче. Сеңлесе Рузилә, һөнәре буенча педагог-тәрбияче.
Гаиләсе бик музыкалы, әтисе яшьтән үк туган авылында беренче гармунчы булган, әнисе дә яшь чагында үзешчән сәнгатьтә катнашкан, сеңлесе кечкенә чагында «Миләшкәй» балалар ансамбле солисты булган. 1999 елда Илнур Яр Чаллы шәһәренең 2нче музыка мәктәбен баян классы буенча тәмамлаган Ильнур Гумеров [Official page].
Флера Хөрмәтова җитәкләгән «Җәүһәр» балалар җыр һәм бию ансамбленә йөргән. Кечкенәдән өйрәнгән иң беренче җыры ― «Эх, Кукмара, Кукмара». Чаллыда үткәрелгән «Татар җыры ― 92» конкурсы дипломанты, «Татар җыры ― 93» конкурсы лауреаты. «Моңнар кайтсын авылга», «Әле дә дуслар бар әле», «Ятимнәр гимны» җырлары белән тамашачы күңеленә кергәнФирүзә Харрасова. Афәрин, Илнур! «Көмеш кыңгырау», №8 (31).
Чаллының 21нче мәктәбендә, 6нчы сыйныфтан соң Чаллының «Калкан» милиция лицеенда укыган, 2002 елда аны алтын медальгә бетергән. 2004 елда ТИСБИның юридик факультетын, 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих факультетын кызыл дипломнар белән тәмамлаган. Рәсми рәвештә алган һөнәрләре буенча бер оешмада да эшләмәгән.
Студент елларында «Ватан ― 2005», «Студентлар язы ― 2003, 2005», «Ягымлы яз ― 2005» һ.б. конкурсларда җиңүче һәм лауреат, 2004 елда «Татар егете ― 2004» конкурсында җиңүче булган. 2004 елдан ― «Мизгел» җыр театры солисты, аның составында Санкт-Петербургтагы халыкара вокал конкурсында лауреат булган.
2005 елдан 2012 елга кадәр ― ТР халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге «Монлы Чаллы» җыр театры солисты. «Монлы Чаллы» җыр театры гастрольләр белән Россиянең күп төбәкләренә чыккан. Театр ТР делегациясе составында Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ярославль шәһәрләрендә узган Сабан туе бәйрәмнәренең төп сәхнә мәйданчыкларында чыгыш ясаган.
2008 елда Виталий Агаповның продюсерлык үзәге Илнур Гомәровның «Бер елмаюың җитә» исемле беренче аудиоальбомын чыгарган. 2012 елда «Күңел нидер көтә» дигән икенче аудиоальбомы дөнья күргән. Проектка 14 җыр кергән, шуларның 11енең авторы ― Илнур үзе. 2013 ел да «Төшләреңә керим әле» исемле өченче аудиоальбомы чыккан.
2012 елның февралендә үзе җитәкчесе булган «Ядкарь» җыр студиясен оештырган.
Концертындагы җырларның күпчелеге сирәк башкарыла торган җырлар. ТР халык артисты Резидә Шәрәфиева белән «Үзең әйбәт» җырына дуэт башкарган. Репертуарында Виталий Агапов, Гөлназ Закирова иҗат иткән җырлар бар. Күпчелек җырларның көе Илнурның үзенеке: «Татар кызы», «Бергенәң булаламадым», «Күңел нидер көтә», «Елмай миңа» (барысы да Галиәхмәт Шаһи сүзләренә), «Гаеплеме язмыш» (Ләйлә Вәлиева сүзләренә), «Әнкәй» (Роберт Миңнуллин сүзләренә), «Әтиемә баш иям» (Габделхак Кәримов сүзләренә), «Төшләреңә керим әле» (үзенең көе һәм сүзләре), «Миңештем», «Гөлнурым» (икесе дә Рузилә Гатауллина сүзләренә), «Ник соңлап килдең», «Алтын тарак», «Кара әле күзләремә» (барысы да Зөләйха Минһаҗева сүзләренә), «Сине генә бары яратып» (Илфат Сәхәбетдинов сүзләре), «Исеңдәме, иркәм» (Нәкыйп Галимов сүзләре), «Ләшәү Тамак җыры» (Айсылу Кәлимуллина сүзләре), «Яшьлек дәрте» (Гөлфия Шакирова сүзләре) һ.б.Гумеров Ильнур. Найдено 103 трека. Слушать онлайн
Беренче соло концертын Чаллыда 2008 елда куйган. 2011 елдан бирле Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда концертлары өзелми, елга 3-4 концерт куя. Казанның филармония сәхнәсендә дә чыгыш ясый. «Татар җыры – 2008» фестивалендә Хәния Фәрхи белән «Онытылыр димә» җырын башкарганАйзирә Имамова. Җырчы Илнур Гомәров: «Тамашачы сизми дә калды. Ә үзем...». Шәһри Чаллы, 23.12.2022.
Алып баручы сыйфатында Чаллыда күпсанлы рәсми чаралар (Лилия Бикмаева белән бергә), бәйрәмнәр, концертлар, шулай ук күпсанлы шоу-тантаналарда катнаша. «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «Пятачок» кичке биюләр программасын алып барганГөлназ Хәбибуллина. «Чөнки ул халыкчан!» – «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» проекты «Күршеләр» конкурсында җиңде. Интертат, 19.07.2025. «Пятачок»ның гимны көен дә шагыйрә Зөләйха Минһаҗева шигыренә Илнур үзе иҗат иткәнГөлназ Хәбибуллина. «Яралы йөрәкләргә җылы өсти алсак» – хәрбиләрнең якыннары «Шәһри Чаллы» пятачогы»на килде. Интертат,30.03.2023.
Чаллыда мәҗлесләр, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы иң популяр тамадаларның берсеГөлназ Хәбибуллина. Чаллы җырчысы Илнур Гомәров: «Мишәр егете буларак, үткенлегем бар, тик...». Интертат, 26.02.2023.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татар егете ― 2004, 2008» титулы иясе, «Йолдызлар фабрикасы ― 2008» проектында җиңүче ― финалист, «Татар җыры ― 2008» IX халыкара эстрада фестивалендә катнашучы, «Урмай моңы» XXII Халыкара татар һәм чуаш җыры фестивале лауреаты, «Иртыш моннары» Х Халыкара татар сәнгате фестивале лауреаты,Ведущий и лауреат Ильнур Гумеров. Великие люди России Вконтакте, 3.11.2022 2021 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Указ Президента Республики Татарстан № УП–274 от 07.04.2021
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Олеся, мәдәният өлкәсендә эшли; уллары Туфан белән Рифат Илнур Гомәров икенче тапкыр әти булды. «Мәйдан». Спорт белән шөгыльләнә, балыкка йөри. Китап укый.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ильнур Гумеров [Official page] Ильнур Гумеров. Биография Ильнур Гумеров. Голос родного края. От души и с душой! 23.12. 2024. Rutube video 00:28:36. Ильнур Гумеров. Найдено 103 трека. zvu4no.org
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:ТИСБИ тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Чаллы