Лои́к Мере́ль (француз телендә: Loïc Merel; 1965 елның 13 августында Бретаньдә Каре-Плугерда туган) — француз математигы. Аның өйрәнү өлкәсе: саннар теориясе һәм модуляр функцияләр. Парижда Югары нормаль мәктәпне тәмамлаган. 1993 елда Джозеф Эстерле җитәкчелеге астында Пьер һәм Мария Кюри университетында докторантураны яклаган. Аның модуляр символика буенча тезислары 1970 еллар Юрий Манин һәм Барри Мазур эшләрендә нигезләгән. Мерель саф математика өлкәсендә өйрәнүләре өчен күпсанлы бүләкләр иясе булып тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар Париж Дидро университеты

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар