Неджла Әтеш (, туганда Неджла Батыр; ); 1932 елның 7 марты, Констанца, Румыния – 2005 елның апреле, Истанбул, Төркия) - төрек актрисасы һәм көнчыгыш биюе биючесе.

Биография Ул 1932 елның 7 мартында Румыниянең Констанца шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Ул гаиләдә дүрт кызның берсе булган. Аның әтисе, юл ремонтлаучы, биш яшендә һәлакәттә вафат булган.

1930-нчы елларда ул әнисе белән Төркиягә күченә. Нибары 14 яшендә, акча җитмәү сәбәпле, заводта эшләргә мәҗбүр була. Балачактан ук җырларга һәм биергә ярата, шуңа күрә ул табышының бер өлешен уллыкка алган әти-әнисенә бирә, ә калганын шәхси бию дәресләренә тота. Гаҗәеп талантка ия булганлыктан, ул 17 яшендә инде бик яхшы биюче була. Акробатик осталыкларны үзләштерү өчен циркта эшли башлый.

"Неджла Әтеш" псевдонимы астында ул Төркиядә бик оста биюче буларак дан казана. Тиздән илдән читтә чыгыш ясарга тәкъдимнәр килә башлый. Башта аны Кипрга, аннары Парижга, Римга, Багдадка, Каһирәгә һәм Көнчыгышның башка шәһәрләренә чакыралар. Ул Парижның мәшһүр музыка залында (Казино де Парис) Морис Шевалье, Эдит Пиаф һәм Жозефина Бейкер кебек йолдызлар белән бергә биергә өлгерә. 22 яшенә ул бөтен дөньяга таныла һәм Фоли Бержер шәһәрендә урнашкан Лидо кабаресында эшли.

1954 елда аны Бродвейдагы "Фанни" мюзиклында чыгыш ясарга АКШка чакыралар. Хәрәкәтләре бөтерелеп торган еланга охшаган бу кызны америкалылар яраталар. Ул Голливуд игътибарын җәлеп итә. Шул ук елны ул "Арыслан йөрәкле Ричард" фильмында, аннары "Синдбад улы"нда төшә. Маҗаралы жанр һәм зур масштаблы декорацияләр Америка тамашачыларын әсир итә.

Америка Кушма Штатларында яшәп, ул Уильям Холден, Боб Хоуп һәм Уильям Армстронг кебек Америка танылган шәхесләре белән проектларда эшләгән, шулай ук Глория Свонсон һәм Мэрилин Монро белән дус булган. Джуди Гарланд үзе дә аның белән бию өйрәнергә бик теләгән. Аны кичәләргә һәм гала-кичәләргә чакырганнар. "Нефть патшасы" Шеппард Кинг аңа өйләнешергә тәкъдим ясаган. Ләкин Неджла гаиләсе белән уртак тел таба алмаган һәм тәкъдимне кире каккан.

30 яшендә дә ул һаман да популяр булып, Америка Кушма Штатларының төрле шәһәрләрендә бию белән шөгыльләнә. Илдә 10 ел эшләү дәверендә ул 1 миллион доллар җыя.

Неджла 2005 елның апрелендә Истанбулдагы хастаханәдә вафат була, аңа бу вакытта 73 яшь иде.

Фильмография

1954 —  — танцовщица 1955 —  — танцовщица

Искәрмәләр

Сылтамалар

Неджла Атеш — турецкая танцовщица «Рахат Лукум» Төркем:Төркия актрисалары Төркем:Истанбулда вафатлар Төркем:2005 елда вафатлар Төркем:1932 елда туганнар Төркем:7 март көнне туганнар