Регина Фәйзуллина, Регина Наил кызы Фәйзуллина (Регина Наильевна Файзуллина; 1985 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― табиб, медицина фәннәре кандидаты (2022). 2019 елдан Казан шәһәренең 2нче санлы клиник хастаханәсенең, 2025 елдан Татарстаннның профессор Адамюк исемендәге Республика офтальмология хастаханәсенең баш табибы. Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Тәрҗемәи хәле 1985 елдаФайзуллина Регина Наильевна - официальные декларации. Министерство здравоохранения Республики Татарстан Казанда туган. Әтисе Наил, әнисе Әнисә (Сәфәрова). Сеңлесе Камилә (Рәхимова, 2005 елгы).
2002―2008 елларда Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) дәвалау факультетында «сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге» белгечлеге буенча укыган, 2008 елда тәмамлаган. 2008―2010 елларда КДМУ каршындагы клиник ординатурада «оториноларингология» белгечлеген үзләштергән. 2011 елда КДМУда «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге» белгечлеге буенча интернатура узган. 2016―2018 елларда КФУда «сәламәтлек саклауда менеджмент» МВА курсын узган. 2016 елдан «КДМУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең «Җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклауны оештыру» кафедрасында читтән торып аспирантурада укыган. 2000 елда аспирантураны тәмамлаган. Казан дәүләт медицина университетында «Көндезге стационарлар эшчәнлеген оештыруны камилләштерү (Татарстан Республикасы материаллары буенча)» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (2022)Диссертация на тему «Совершенствование организации деятельности дневных стационаров (по материалам Республики Татарстан)». dissercat.comФайзуллина Р.Н. Совершенствование организации деятельности дневных стационаров : по материалам Республики Татарстан. НЭБ. Тикшеренү материаллары буенча 10 фәнни хезмәт, шул исәптән 3 мәкалә 3.2.3 белгечлеге буенча рецензияләнә торган фәнни журналлар исемлегенә кертелгән Югары аттестация комиссиясе (ВАК) журналларында басылып чыккан.
2019 елның 8 августыннан 2025 елның 11 ноябренә кадәр ― Казан шәһәренең 2нче санлы клиник хастаханәсе баш табибы Руководство. Клиническая больница №2Файзуллина Регина Наильевна. За честный бизнес.
2025 елның 11 ноябреннән ― Татарстанның профессор Адамюк исемендәге Республика офтальмология хастаханәсе (ГАУЗ «РКОБ МЗ РТ им. проф. Адамюка») баш табибыВ офтальмологической больнице Татарстана сменился главврач. Бизнес-Онлайн, 11.11.2025. Профессор Адамюк исемендәге Республика офтальмология хастаханәсе ― дәүләт офтальмология хастаханәсе, Татарстанда бердәнбер өченче дәрәҗәдәге ярдәм учреждениесе, анда бөтен республикадан пациентлар маршрутлаштырыла. Ел саен хастаханә хезмәтләреннән 100 меңнән артык кеше файдалана.
Коронавирус пандемиясе вакытында 2нче санлы клиник хастаханә базасында пациентларны дәвалау өчен махсус больница оештырылган, ул ике ел эшләгән. Баш табибның оештыру сәләте, ныклыгы аркасында, хезмәттәшләре белән бергәләп югары нәтиҗәләргә ирешелгәнАльмир Михеев: «Планируйте сразу, в какую больницу ляжете, соберите вещи». kam.business-gazeta.ru, 15.11.2020.
БИЗНЕС Online интернет-басмасы, Регина Фәйзуллинаны «Татарстан медицинасының 50 йогынтылы заты» рейтингында 18нче позицияга куйган (2026 ел башы)Евгения Дробот. От будущего ректора КГМУ до бывшего министра: 50 влиятельных лиц медицины Татарстана. БИЗНЕС Online, 6.02.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы 2017 ― ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы Татарстан Республикасының атказанган табибы
Искәрмәләр
Әдәбият Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. К.: ТКН, 2023. ― Б.60―61.
Сылтамалар Файзуллина Регина Наильевна. Персонал Клинической больницы №2 Кировского района
Моны да карагыз Нәкыя Cәфәрова, әбисе Әсгать Сәфәров, әнисенең абыйсы Диана Сәфәрова, икетуган апасы Элина Сәфәрова, икетуган сеңлесе
Төркем:Табиблар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары