Бөек Һинд дине Көньяк Африканың төрле провинцияләрендә бар, әмма беренче чиратта КваЗулу-Наталда. 2001 ел халык санын алу буенча Көньяк Африка халкының якынча 1,22% яки 551669 кешесе Һинд динен тоткан. Бу Африкада Маврикийдан соң иң зур Һинд дине тарафдарлары концентрациясе. Көньяк Африка өлешләрендә Һиндулар кайчан яши башлаганнар мәгълүм түгел. Көньяк Африканың провинцияләрендә Һиндуларның күбесе Европалы хуҗаларның плантацияләрендә һәм шахталарында эшләү өчен 1860 елдан 1919 елга кадәр эшләр өчен Британия колониаль хөкүмәтләре тарафыннан китерелгән эшчеләрнең токымнары. Күпләр Тамил Наду, Гөҗәрат, Махараштра, Уттар Прадеш, Бихар һәм Һиндстанның башка штатларыннан килгән. Һинду Һиндлеләргә "кули" дип эндәшкәннәр, төсле халык дип раса сегрегацияләгәннәр, һәм аларның дискриминациясе Апартеид эрасы дәвамында 1994 елга кадәр дәвам иткән. Беренче Һинду гыйбадәтханәләре 1870-енче елларда эшләгән. 1910 елларда кайбер Көньяк Африка җирле хөкүмәтләре Һиндуларның гыйбадәтханә төзүне һәм милеккә ия булуны тыйганнар. Хәзерге Көньяк Африкада күп Һинду гыйбадәтханәләре бар, һәм аның Һинду җәмәгате Һинд диненең күп бәйрәмнәрен башкара, мәсәлән, Дивалины.
Тарихы Хәзерге Көньяк Африкага Һиндуларның беренче килүләре турында һаман да бәхәс бара. Галимнәрнең бер мәктәбе раслаганча Һиндлеләр хәзерге Көньяк Африкага колониаль эра дәвамында Британия Империясе өчен ялланган эшчеләр буларак килгән.Constance Jones and James Ryan (2007), Encyclopedia of Hinduism, Facts on File, , pp 11 Икенче мәктәп раслаганча, Һиндлеләр безнең эраның 500-900 елларда килгән, якынча Мөселман сәүдәгәрләр килгән вакытта.Alexis Catsambis et al. (2011), The Oxford Handbook of Maritime Archaeology, Oxford University Press, , Chapter 23 Өченче мәктәп раслаганча, Һиндулар безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллыкта килгән, яки моңа кадәр булырга мөмкин.Cyril A. Hromnik, Dravidian Gold Mining and Trade in Ancient Komatiland, Journal of Asian and African Studies, Volume 26, Issue 3-4, pp. 283–290 Өченче мәктәп туры булмаган лингвистиканы куллана, шул ук вакытта беренче ике мәктәп өчен өстәмә археологик һәм тарихи дәлилләр бар.Cyril Hromnik, Indo-Africa: Towards a New Understanding of the History of Sub-Saharan Africa, Juta, Cape Town (1981), Cyril A. Hromnik, African History and Africanist Orthodoxy: A Response to Hall and Borland's Review Article on 'Indo-Africa', The South African Archaeological Bulletin, Vol. 38, No. 137 (Jun., 1983), pp. 36-39. Берничә борынгы Һинд тексты кораб белән йөрүне һәм сәүдәне тасвирлый. Каутильяның Артхашастрасында моңа бүлек багышланган һәм "навадхьякша" дип аталган хөкүмәтне искә ала, яки корабларның вәзирен, аның эше пиратларны тотарга һәм шуларга җәза бирергә, диңгез портлары белән идарә итү һәм салымнарны җыю булган.Wilfred Schoff (1912), The Periplus of the Erythraean Sea: Travel and Trade in the Indian Ocean by a Merchant of the First Century, Һинду сәүдәгәрләрнең Мозамбикта һәм Суахили ярында (Танзания, Кениядә) булуының дәлилләре күп булса да, Көньяк Азиядә борынгы заманнарда шундый дәлилләр юк. Бруно Верц раслаганча бу Мозамбикның һәм Суахили ярларының салкынчарак һәм Һиндстан һәм Африка арасында табигый җилләргә төшүче табигый портлар булуга күрә, моннан аермалы буларак Көньяк Африка тирәли диңгез бик чоңгыллы.Bruno Werz, in Editors: Alexis Catsambis et al. (2011), The Oxford Handbook of Maritime Archaeology, Oxford University Press, , Chapter 21 Хромник раслаганча булырга мөмкин юл булып, Мозамбикка килеп, эчкә җир маршруты белән Зимбабведа Шона халкының алтын приисклары җиренә барып Көньяк Африкага бару булган.Шона, सोना, күп Һиндстан телләрендә алтын мәгънәсенә ия Колониаль эрага кадәр Һиндуларның саны әз булган һәм алар күбрәк яр буе һәм шәһәрләрдә яшәгәннәр.
Колониаль эра, ялланган эшчеләр
Һиндуларның зур саны (һәм шулай ук башка диннәр кешеләре) Көньяк Африкага 19-ынчы гасыр колониаль эрасында килә башлаганнар, күбесенчә ялланган эшчеләр кебек, ә кайберләре үзләре "азат" иммигрантлар буларак. Британия Империясендә 1833 елга коллык юк ителгәч,Denise Cush et al. (2007), Hindus in Africa, in Encyclopedia of Hinduism, , Routledge, pp. 9-11 Британия шахта ширкәтләре һәм бөтен империя буенча Европа плантация хуҗаларының шикәр камышы плантацияләрендә һәм шахта эшләрендә һөнәрле хезмәткәрләре җитми башлаган. Җирле хезмәткәрләргә түбән эш хакы, авыр һәм ышанычсыз эш булганга ирешеп булмаган. Британия Империясе коллыкның барлык элементларын саклаган ялланган хезмәт системасын уйлап чыгарган.
Шулай ук "кули системасы" дип аталган яңа система Һиндуларны Көньяк Африкага һәм Британия Империясенең башка урыннарына китерү өчен киң кулланган. Система Һиндстанда бик тә ярлы кешеләрне контрактка имза куяр өчен чакырган һәм аларга билгеле вакыт эшләргә вәгъдә иткән өчен (гадәттә дүрт елдан җиде елга кадәр) сәфәрләре өчен һәм яшәр өчен акча вәгъдә ителгән. Контракт беткәнчегә киткән теләсә нинди хезмәткәр җинаятьче дип танылган һәм төрмә срогына дучар булган.
Ялланган хезмәт уйлап чыгарылганнан соң, ул ялланган эшчеләргә контракт беткәч кайбер хокуклар тәэмин иткән; хезмәткәр азат булган һәм аның берникадәр җиргә һәм яңа җирдә калырга хокукы булган, яки ул компаниядән яки плантациядән кире кайтыр өчен акча сорый алган. Шулай да, 1880-енче еллар ахырында, яңа ялланган эшчеләр зур салым түләргә тиеш дигән, яки яңа контракт төзергә һәм шулай итеп, салымнан китәргә тиеш дигән яңа законнар кабул ителергә тиеш булган. Ләкин күпчелек Һинду хезмәткәрләр чыгыш илләре белән бөтен контактларны өзеп, калырга һәм яңа яллану контракты төзүне сайлаганнар. Бу система күпсанлы Һиндуларны (һәм Көньяк-көнчыгыш Азиялеләрне) Көньяк Азиягә китергән. Һиндуларның якынча 25%-ы Һиндстанга кайтканнар, чөнки аларның беренче контрактлары тәмамланган. Ләкин күпчелек илләре белән контактларны өзеп калган һәм яңа яллану контракт сайлаган.
Британия плантацияләре өчен ялланган хезмәткәрләр белән беренче кораблар Һиндстаннан 1836 елда киткәннәр. Кайбер Һиндулар легаль рәвештә вербланган булса, күп башкалар урланган яки Британия Империясенең төрле өлешләренә, Көньяк Африкадан Фиджига кадәр, Австралия һәм Карибларга кадәр "алдап китерелгән" булган.
Көньяк Африкада ялланган эшчеләр Наталда шикәр камышы плантацияләрендә эшләү өчен китерелгән булган, өлешчә шикәр камышы фермалары һәм шикәр Һиндстан чыгышлы булганга күрә, хезмәтчеләрне өйрәтергә кирәк булмаган, һәм Британия колониаль империясе Һиндстанның мул фермаларын ашамлык эшләүдән, Британия ширкәтләре өчен мамык, Европалылар өчен тәмәке, Кытай өчен мәк һәм әфьюн җитештерүгә күчергәнгә күрә Һиндле Һиндулар ачлык дулкыннарыннан газапланга күрә алар китерелгән булган.Maddison, A. (1970), The historical origins of Indian poverty, PSL Quarterly Review, 23(92), pp. 31-81Richard Hunt (1997), To End Poverty - The Starvation of the Periphery by the Core, Oxford, UK, Хәзер, Көньяк Африканың Ква-Зулу Натал провинциясендә Африкада иң зур Һинду халкына ия (Ква-Зулу Натал провинциясенең якынча 12%-ы).
Миграциянең иртә унъеллыкларында, ялланган Һиндлеләргә карата колыкка дучар булган Африкалылар кебек кешелексез мөнәсәбәт булган.Michelangelo van Meerten, in History of Humanity: Scientific and Cultural Development, Editors: Peter Mathias and Nikolaj Tolorov, Volume 6, Originally published by UNESCO, Re-published by Routledge, , pp. 72-75 Алар утарларына бәйле булганнар һәм кызганыч эш хакы алганнар. Контрактны нинди дә булса бозу автоматик рәвештә җинаять штрафына һәм төрмәгә утыртуга китергән. Боларның күбесе Ватаныннан ялганлап китерелгән булган, диңгез портларыннан ерак эчке төбәкләрдән эш вәгъдә ителеп, ләкин нинди эш икәнен аңлатмыйча, һәм яңа эш өчен алар Ватаныннан һәм җәмәгатьләреннән китәргә тиеш икәнен алдап китерелгән. Алар озын дүрт ай диңгез сәяхәте өчен әзер булмаганнар. Бу корабларда һәм Көньяк Африка плантацияләрендә мыскыллау, авыру һәм үлем гадәти хәл булган.R Huttenback (1976), Racism and Empire: White Settlers and Colored Immigrants in the British Self-Governing Colonies 1830-1910, Cornell University Press, H Tinker (1976), Separate and Unequal, University of British Columbia Press, Мыскыллауга күрә 1870 елларда Көньяк Африкада ялланган эш вакытлыча тыелган булган.
Көньяк Азиядә Һинд диненең башлануы
1874 елның 19 һәм 20 Британия Колониаль Законы буенча тыелу булгач, Британия рәсмиләре Һинду гаиләләренә Төньяк Ганга бассеиныннан һәм Көньяк Тамил Надудан плантация эш мөмкинчелекләрен рекламаган, кешеләрне гаиләләрен алып килергә чакырган, өйләр белән эш хакы вәгъдә иткән, һәм алар плантацияләрдә эшләгәндә Һинд динен тотуларын дәвам итәргә ала дип вәгъдә иткән. Әмма алар килгәч, хәлләр вәгъдә ителгәннән нык аерылып торган.Sujata Patel and Tina Uys (2012), Contemporary India and South Africa, Routledge, , Chapter 3
1874 һәм 1911 еллар арасында, Көньяк Африканың Натал регионында Европа чыгышлы плантация һәм кярханә хуҗалары Һиндстаннан гына 364 корабта 146 000 кеше алып килгәннәр.Marina Carter and Khal Torabully (2002), Coolitude, Anthem Press, шул корабларда китерелгән 80%-тан артык Һиндлеләрнең Һиндулар булган; башкаларын Көньяк Һиндстан Христианнары һәм Төньяк Һиндстан Мөселманнары тәшкил иткән. Плантацияләрдә һәм Көньяк Африка мәхкәмәләрендә Һиндуларны еш кулилар дип атаганнар; мәсәлән, Йоһаннесбургның 1905 елдан Лорд Селборн мәхкәмәсе кәгазьләрендә Вакыт узу белән, колониаль хөкүмәт өч сыйныф Һиндуларны таныган - үз акчасына килгән "ирекле" сәүдәгәр Һиндуларны, гадәттә кибетләр һәм логистика белән мәшгуль башта ялланган һәм соңрак азат Һиндулар, һәм "азат булмаган" ялланган Һиндулар, аларның өйләре һәм хәрәкәтләре контрольдә тотылган булган. Һиндле Һиндуларның беренче ике сыйныфы бай тормыш яшәгән һәм 1880-енче елларда Европа чыгышлы сәүдәгәрләр аларны икътисади көндәш дип караган.
Этник чыгышка нигезләнгән дискриминатив законнар 1890 елларда кабул ителгән һәм алардан Көньяк Африка апартеид эрасы килеп чыккан. Бу вакытта Көньяк Африкада Һиндле диаспорага адвокат хезмәтләрен күрсәтү өчен Махатма Ганди килгән. Бу аның Көньяк Африкада ярлыларга каршы колониаль мыскыллау, дини стереотиплауга дучар булуы аның сәяси һәм көч кулланмау хәрәкәтен формалаштырган. Ул, Преторияда башка Һиндулар белән бергә Һинду җәмгыятен берләштерү өчен Преторияда башка Һиндулар белән берләшеп көч кулланмыйча кеше хокукларын яктыртканнар. Алар расаара мөнәсәбәтләрне трансформацияләү өчен кеше хокукларын гына таләп итмичә, алар шулай ук Көньяк Африкада яшәүче Һиндулар арасында иҗтимагый реформаларга омтылганнар.Paul Younger (2009), New Homelands: Hindu Communities in Mauritius, Guyana, Trinidad, South Africa, Fiji and East Africa, Oxford University Press, , pp. 125-166
Һинд дине гыйбадәтханәләре
Көньяк Африкада Беренче Һинду гыйбадәтханәсе 1869 елда төзелгән булган.Community History of Durban South African History OnlineThe History of the Sithambaram Alayam Temple in Bayview, Chatsworth, Durban Ulwazi "Азат" Һинду җәмәгате бай яшәгән, Дурбан, Питермэрицбургта, Порт Элизабетта, Йоһаннесбургта һәм Преториядә күбрәк гыйбадәтханәләр төзелгән булган. Шулай да, Көньяк Африкада Һиндулар Һиндстанның төрле төбәкләреннән килеп төрле телләрдә сөйләшкәнгә күрә, Һиндулар арасында гыйбадәтханәләр һәм иҗтимагый тормыш төрле һәм фрагментлы булган. Көньяк Африкада Европа чыгышлы яшәүчеләр төсле һәм кара кешеләргә каршы апартеид тибындагы законнары уйларын яулап ала башлагач, берничә төбәк хөкүмәтләр 1902 елда Һиндуларга җирне сатып алырга һәм яңа гыйбадәтханәләрне төзергә тыйган.Bhana and Brain (1990), Setting down roots: Indian Migrants in South Africa, 1860-1911, Johannesburg, Witwatersrand University Press Апартеид эрасы чорында Һиндуларга каршы өстәмә һәм кырысрак чикләүләр куелган булган, 1994 ел аша.P.P. Kumar (2012), Hinduism in South Africa, in Elias Kifon Bongmba (Editor) - The Wiley Blackwell Companion to African Religions,