Өлҗән (, элеккеге исеме Агыш яки Агыш-Ульяново, АгишевоТатарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г.С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010.) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан авыл. Өлҗән авыл җирлеге үзәге. Авыл атамасы Авылга Ульянка исемле Казан ханлыгына әсир төшкән кеше нигез сала һәм авыл атамсы да шуннан чыккан дип уйланыла. Тарих Авыл Казан ханлыгы чорында полоняниклар тарафыннан (рус әсирләре, хан оланнары тарафыннан коллыкка урланган) нигезләнгән. 1567 елда Смоленск якларыннан 15 яңа гаилә күченгәч, соңрак Ветлуга елгасы ярларыннан тагын бер төркем килеп тулылана башлагач, халык саны тиз арада арткан һәм 330 елда (1567-1897) 1986 кеше тәшкил иткән. Халкы Зөя Троица-Сергиев монастыре карамагында була, 1764 елда – икътисади, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә, халкының төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мичкә ясау, итек басу, тукучылык, тугым, чана табаны ясау кәсепчелеге торган. XX йөз башында авылда Өлҗән вулысы идарәсе, Илья чиркәве, Өлҗән земство мәктәбе, фельдшерлык пункты, 2 су һәм 7 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, сыраханә, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була. Шимбә көннәрендә авылда базар эшләгән, елга бер тапкры, 20 июльдә ярминкә уздырыла торган була. Ульянково вулысы үзәге һәм әлеге вулыс 1925-26 елларда Зөя кантонында иң зурлардан саналган. XX гасыр башында Ульянково авылы төбәктә иң зур авыллардан саналган. Авылда янгыннар еш була. 1917 елның 16 июленнән 1918 елның 5 декабренә кадәр 47 йорт яна. Утызынчы елларда колхозлар оеша башлау белән халык тарала башлый. Географиясе Өлҗән Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 78 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан төньяк-көнбатышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
200px|thumb|right|Бәрле тугае күренеше
Өлҗән авылы Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 107, район үзәге Олы Кайбычтан 8, Колангы тимер юл станциясеннән 33 чакрымда, Бәрле елгасы ярларында урнашкан. Авылның төньягында авыл хуҗалыгы кырлары ята. Көнчыгышта урман һәм көньякта иген кырларыннан Түгәрәк урман (Зирекле урманы) урнашкан. Авылның уртасыннан Бәрле елгасы ага. Бу елга авылдан узып Олан авылыннан соң Олы Кайбыч авылы җирлеге белән чик булып тора. Җирлектә эре кыргый хайваннардан урман буйларында кабан дуңгызларын, пошиларны, кырларда төлкеләрне очратырга мөмкин. Кырларда, үзәннәрдә кыр куяны, кыр тычканы, йомраннар кебек вак кимерүчеләр яши. Болыннарда, шулай ук, кәлтәләрне, еланнарны, вак бөҗәкләрне очратырга мөмкин. Су буйларында һәм тугайларда кондызлар, ондатралар очрый. Сазлыкларда, су буйларында үрдәк, торна, ләк-ләк кебек су- саз кошлары яши. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Халык саны 1989 1997 2010 2011 2017 691 615 522 486 506 Милли составы (2010): руслар (96%), татарлар (2%), чуашлар (2%).
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 427 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 95,08%, башка халыклар — 4,92%.
Күренекле кешеләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1903-02-18 Афанасий Калашников хәрби хезмәткәр 1944-01-21 1916 Фёдор Калашников 2003 Кайбыч районы 1941-11-01 Фёдор Сундуров галим
Ф. И. Калашников (1916–2003) – ТАССР Югары Советы депутаты (1971–1975 елларда), Октябрь Революциясе һәм “Почёт билгесе” орденнары кавалеры А. Я. Полковников (1913–1978) – инженер, контр-адмирал, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры И. И. Поникаров (1928–2016) – химия машиналары төзү гыйлеме өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы Ф. Р. Сундуров (1941 елда туган) – юрист, юридик фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре. А. С. Калашников — 3 гвардия танк армиясенең "ОКР СМЕРШ" начальнигы урынбасары, полковник. Дин
200px|thumb|right|Авылдагы Рождество Христово гыйбадәт йорты 1744 елдан агач чиркәү эшли. Метрик язуларны Сидровских поп ясаган. 1750 елда 55 мәхәллә кешесе була. 1854 елда авылда Илья чиркәве төзелә, XX гасыр башында, Октябрь инкыйлабыннан соң җиркәү ябыла, бинасы авыл җирлеге идарәсенә бирелә, 1970 елларда җимерелә. Башка торгызылмый. Бары 1999 елда гына элеккеге мәктәп интернаты бинасы Рождество Христово гыйбадәт йорты итеп үзгәртелә. Мәгариф Авылда 1861 елдан земство мәктәбе эшли. 1921 елда башлангыч мәктәп итеп, 1940 елдан җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елдан – сигезьеллык, 1966 елдан урта (1979 елда яңа бина төзелә), 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1968 елан балалар бакчасы эшләп килә. Инфраструктура Өлҗән мәдәният йорты китапханә фельдшер-акушерлык пункты, Кайбыч муниципаль районының психология-педагогия хезмәте Төбәк тарихын өйрәнү музее Почта элемтә бүлеге Россия Саклык Банкы ААҖ, Идел-Нократ банкы Полиция участок пунктыУльянково авыл җирлеге турында мәгълүмәт. Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» һәм «Вьюга» вокаль ансамбльләре эшли. Икътисады
1930 елда авылда «Ульянково» колхозы оештырыла, 1959 елдан 1991 елга кадәр аның составына Воскресенский, Корноухово һәм Победа авыллары кергән. 1998 елдан «Ульянково» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе итеп үзгәртелә. Соңрак Җаваплыгы чикләнгән җәмгыять «Золотая Нива», аннары Ак-Барс, Август агрохолдинглары составында. Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.