Илья Николаевич Агапов (21.01.2001, Казан, Татарстан) — Россия футболчысы, ЦСКА сакчысы, Уфа өчен арендага уйный.
Клуб карьерасы Казанда туган, Авиатөзелеш районындагы «Мотор» мәктәбендә футбол уйный башлаган (тренеры Дмитрий Владимирович Благов), аннары «Рубин» ФК академиясенә күчкән. 16 яшендә ул башта «Рубинның» төп командасының тренировка лагерына чакырылган. Өлкәннәр командасы белән күнегүләр ясаган, аннары яшьләр командасына күчкән, ләкин яшьләр чемпионатында аз уйнаган.
2020 елда ул Түбән Каманың "Нефтехимик " командасына арендага бирелә. Аннары ул Мәскәүнең «Спартак-2» командасында уйный.
«Спартак-2» таркатылганнан соң, «Пари Түбән Новгород» командасына күчә, бер елга килешү төзи һәм озайту мөмкинлеге дә ала. Премьер-лигада 2022 елның 7 августында чемпионатның дүртенче турында «Сочига» каршы кунак уенында (1:2) уйный башлый.
2023 елның 6 гыйнварында Мәскәүнең ЦСКА командасына күчә. 2023 елның 2 апрелендә Россия чемпионатында «Факелга» каршы матчта яңа клубы өчен дебют ясый, төп составта чыгыш ясагае. 2024 елның 12 мартында «Ростовка» каршы кубок матчында (2:0) ЦСКА өчен дебют голын кертә. Матчның иң яхшы уенчысы дип табыла. 2024 елның 13 апрелендә Россия чемпионатында «Мәскәү Локомотивына» каршы матч ахырында исәпне тигезләп, гол кертә (3:3). Бу гол Агаповның Россия Премьер-лигасындагы дебюты була.
2025 елның 17 гыйнварында Агапов «Пари Түбән Новгород» командасына 2024/25 сезоны ахырына кадәр арендага күчә. 2025 елның 12 апрелендә ул «Пари НН» өчен беренче матчын уздыра, Россия Чемпионатында «Динамо Мәскәүгә» каршы уенда (1:1) төп составта уйный.
2025 елның 9 сентябрендә ул 2025/26 сезоны ахырына кадәр «Акронга» арендага бирелә. 2026 елның 10 февралендә ул «Уфагп» арендага бирелә.
Җыелма командадагы карьерасы Россиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командаларында уйный. 2022 елның 3 ноябрендә Үзбәкстан һәм Таҗикстан белән матчлар өчен Россия җыелма командасы киңәйтелгән исемлегенә, ә 7 ноябрьдә — финалга эләгә.
Шәхси тормышы Ул 2020 елның 8 декабрендә биш ел бергә булган Софиягә өйләнә. 2021 елның 30 ноябрендә парның Мирон исемле уллары туа. 2024 елның 7 апрелендә Агапов икенче тапкыр әти була. 2026 елда аның өченче улы туа.
Искәрмәләр
Төркем:Россия футболчылары Төркем:Әлифба буенча футболчылар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2001 елда туганнар Төркем:21 гыйнвар көнне туганнар