Салмак көй — татар халык музыкасының традицион вокаль төрләренең берсе. Ул уртача темплы, лирик характердагы җырларны берләштерә һәм татар музыкасында озын көй белән кыска көй арасында урта урын били. Кайвакыт мишәр татарларында таралган озын көй, дип тә атала.
Тасвирлама «Салмак көй» атамасы халык терминологиясеннән алынган. Татар һәм башкорт музыка мәдәниятендә көйләрне темп һәм башкару үзенчәлекләре буенча озын көй, салмак көй һәм кыска көй төрләренә бүлү киң таралган.
Салмак көйләргә уртача темп, җыйнак мелодик үсеш һәм чагыштырмача гади орнаментика хас. Озын көйләрдән аермалы буларак, аларда киң сулышлы һәм катлаулы көй бизәкләре сирәгрәк очрый. Шул ук вакытта салмак көйләр кыска көйләргә караганда моңлырак һәм иркенрәк яңгырашы белән аерылып тора.
Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов хезмәтләрендә «салмак көй» төшенчәсе аеруча мишәр татарларының һәм Себер татарларының борынгы лирик җыр традицияләре белән бәйләп карала. Галим фикеренчә, әлеге көй катламы үзенең музыкаль төзелеше буенча маҗар халык музыкасының кайбер борынгы үрнәкләре белән охшашлык күрсәтә. Бу охшашлыкны ул борынгы этномәдәни бәйләнешләрнең бер чагылышы дип бәяли.
Кайбер төбәкләрдә салмак көйләрне халык үзе дә озын көй дип атый. Бу бигрәк тә мишәр татарлары арасында күзәтелә. Шуңа күрә төрле җирле башкару традицияләрендә әлеге терминнарның мәгънә чикләре тулысынча туры килмәскә мөмкин.
Салмак көйләр татар халык музыкасының иң киң таралган лирик катламнарының берсен тәшкил итә һәм профессиональ композиторлар иҗатына да йогынты ясаган.
Әдәбият Җ. Фәйзи Халык җәүһәрләре. Казан, 1971. А. Абдуллин. Татарская народная песня: Тематика, жанры и некоторые особенности народного исполнительства. 1971 М. Нигъмәтҗанов Татар халык җырлары / М. Нигъмәтҗанов .— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1976 .— 216 б. Я. Гиршман. Очерки по истории татарской музыки. 2019. З. Сайдашева. Татарская музыка: история и современность. Казань, 2008.
Төркем:Татар музыкасы