Исмәгыйль Сәлимшин — совет чоры дин эшлеклесе, шагыйрь. 1950-75 елларда Октябрьски шәһәренә кушылган Төрекмән мәчете мулласы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Тормыш юлы Исмәгыйль Сәлимша улы Сәлимшин 1893 елда хәзерге Башкортстанның Туймазы районы Нарыш авылында дини гаиләдә дөньяга килгән. 1921 елны гаиләсе белән Татарстан ягындагы Кәрәкәшле авылына күченә. Күмәкләштерү елларында Урта Азия ягына чыгып китәләр. Сугыш алдыннан яңадан Кәрәкәшлегә кайтып тегермәндә эшли.
1941 елның ноябрендә Ютазы РВКсы чакыруы белән хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр катнаша. Сапер гаскәрләрендә хезмәт итә. Ике тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала. Украина, Польша, Венгрия, Чехословакия, Австрия илләрен азат итүдә зур батырлыклар күрсәтеп, сугыш тәмамланганнан соң яңадан Кәрәкәшледәге гаиләсенә һәм тегермәндәге эшенә кайта.
1950 елны туган авылы Нарышка кайта, йорт җиһазлары фабрикасына урнаша. 1958 елны пенсиягә чыга.
Нарышта ул вакытта мәчет булмау сәбәпле, намазга 10-12 чакрым араны җәяү үтеп, Төрекмән авылындагы мәчеткә йөргән. Ул авыл да Нарыш янында нефть табылу сәбәпле оештырылган Октябрьски эшчеләр бистәсенең (шәһәрнең) бер бистәсенә әйләнгән. Исмәгыйль Сәлимшин Төрекмән мәчетендә мөтәвәлли вазифасын башкарган. Мәчетнең указлы мулласы аңа Нарышта дини йолаларны башкару вазифасын йөкләгән. Үзенең вафатына кадәр никах уку, балага исем кушу, Коръән мәҗлесләре үткәрү, җеназа кебек мөһим йолаларны җиренә җиткереп үтәгән.
1975 елның февралендә Исмәгыйль хәзрәт вафат була.
Иҗаты Исмәгыйль Сәлимшин үзеннән соң бай, зур эчтәлекле мирас калдырган – 160 данә китап, кулъязмалар (72 данә), календарьлар, гәзит-журналлар. Кулъязмалар арасында – үзе язган вәгазьләр, нәсыйхәтләр, шигырьләр. Сугыштан 60 битлек сугыш көндәлеге-дәфтәре дә язып алып кайта. Барлык язмалар гарәп хәрефләре (имлясы) белән язылган. Ислам динен өйрәнү өчен махсус китаплар, догалыклар аз булгач, И. Сәлимшин кулына эләккән китапларның битләрен яңадан язган. Авылдашларына үз кулы белән язган догалыкларны тараткан. Вәгазьләр, дини эчтәлекле шигырьләр язып, халыкка үгет-нәсихәт җиткергән.
Кече кызы Сиринә Сәлимшина-Шәһимәрдәнова (1942 елгы) аларның барысын да туплап, “Мирас китабы” исеме астында бастырып чыгара. Китап 2023 елның апрелендә Нарышта, галимнәр катнашлыгында үткәрелгән I Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында тәкъдим ителә.
Алга таба “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре” дигән калын китап-альбом басыла. Китапка Исмәгыйль хәзрәтнең гомере буена кадерле һөнәр иясе – тегермәнче булуы хакында авылдашларның җылы хатирәләре тупланган. Җыентыкта 1950-75 елларда туган авылы Нарышта имамлык итүе дәверендә якташларына ирештергән вәгазь-нәсыйхәтләре, фронт көндәлеге (1941-45), шигъри әсәрләре, фәлсәфи уйланулары урын алган.
2026 елның 23 маенда Октябрьски шәһәрендә II Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укулары уздырыла. Чарада Уфадан, Казаннан һәм Самарадан килгән кунаклар катнашкан.
Хәрам эчемлекләр белән мавыгучыларны кисәтү
Истәлеге Октябрьски шәһәре хакимиятенең 2024 елның 23 маендагы 535нче карары белән, шул бистә халкы тәкъдиме нигезендә, Нарыш бистәсенең яңа бер урамына Исмәгыйль Сәлимшин исеме бирелгән.
Әдәбият Дөнья - ахирәтнең игене яки Нарыш җәүһәрләре : дини, әдәби, тарихи-документаль җыентык = Родовое сокровище или Жемчужина Нарышево : религиозное, литературное, историческо-документальное издание / [төз.-авт. С. И. Шаһимәрданова ; ред. А. А. Долгов ; бизәлеш рәс. Р. Ф. Әхияров] Казан : "Мирас" нәшрият йорты, 2017. 263 б. : рәс., портр., факс., шәҗәрә б-н. Башкортстан авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше: тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге : I Төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) укулары материаллары (Нарыш, 29 апрель 2023) / Русия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте ; Бөтендөнья татар конгрессы ; Русия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һ. б. ; төз. С. И. Шаһимәрданова ; мөх. А. А. Далматов Казан : Мирас, 2023. 95 б. Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин кулъязмалары - мирас китабы : дини, әдәби, тарихи-документаль җыентык / төз. С. И. Шаһимәрданова ; мөх. А. А. Долгов. Казан : Мирас, 2023. 79 б. : ил.
Рус телендә
«Поколение отцов оставило огромное богатство – пережитые дни и пройденные дороги». Записные книжки с фронта: война глазами правоверного мусульманина
Сылтамалар Сиринә СӘЛИМШИНА-ШАҺИМӘРДАНОВА. “Әтиебез матди байлык түгел, бай рухи мирас калдырды!”. Кызыл таң. 20 июль.
Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр Төркем:Юлъязмалар авторлары