Рөстәм Хәкимов, Рөстәм Милләт улы Хәкимов (Рустем Миллятович Хакимов, ; 1972 елның 1 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Әбҗәлил районы, Аскар) — театр режиссеры, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының башкорт труппасы баш режиссеры (2006 елдан). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәехзадә Бабич (2006), Салават Юлаев (2026) исемендәге дәүләт премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1972 елның 1 июнендә Башкортстан АССР Әбҗәлил районы административ үзәге Аскар авылында ВЛКСМның Әбҗәлил район комитеты җитәкчесе (1949—1993) гаиләсендә туганНаш земляк Рустем Миллятович Хакимов. Газета «Абзелил» Вконтакте, 8.10.2026. Район мәдәният йортында эшләгән музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә, 1нче Республика мәктәп-интернатында (хәзер Рәми Гарипов исемендәге Республика ) укыган. 1992 елда «театр һәм кино актёры» белгечлеге буенча Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын тәмамлаганХакимов Рустем Миллятович. Альметьевский драматический театр. 1998 елга кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актер булып эшләгән. 2002 елда Мәскәүдә Борис Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлаганБиография Рустема Хакимова. Ticketland. Диплом спектакле — Чыңгыз Айтматовның повесте буенча куелган спектакль (композитор Нур Даутов, Ильяс ролендә Азат Җиһаншин).

Хезмәт юлы 2002—2003 елларда — Мәскәүнең театры режиссёр ассистентыХакимов Рустем Миллятович. Театральные музеи и архивы России и Русского зарубежья.

2003—2006 елларда — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры.

2006 елдан — Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры башкорт труппасының баш режиссерыХакимов Рустем Миллятович. Национальный молодежный театр им. Мустая Карима.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — Шәехзадә Бабич премиясе — «Урал-батыр» (Г. Шәфыйков әсәре) спектаклен куйган өчен Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 2026 — Салават Юлаев премиясе — «Бер гомер генә аз икән» спектакле өчен (әсәрнең авторы Мөнир Кунафин белән берлектә)Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026 Кызыклы факт Әлмәт татар дәүләт драма театрында Зөлфәт Хәкимнең «Утрау» пьесасы буенча спектакль куйган. Искәрмәләр

Сылтамалар Хакимов Рустем Миллятович. Национальный молодежный театр им. Мустая Карима

Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан режиссерлары Төркем:Гафури театры режиссерлары Төркем:Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры режиссерлары

Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре