Яңа Пәлдәнге, Сәфәр () — Сарытау өлкәсе Дергачи районында урнашкан татар авылы, Яңа Пәлдәнге авыл җирлегенең административ үзәге.
Географиясе Авыл Сәфәр елгасында, Дергачи поселогыннан 47 км көньяктарак урнашкан.
Тарихы
Яңа Пәлдәнге авылына Сарытау губернасының Күзнәй өязеннән күчеп утыручылар нигез сала.Онлайн — энциклопедия Tatarica. Күбесе Пәлдәнге авыллыннан була.
Пәлдәнге авылы Россия империясенең 1859 елгы мәгълүматлары буенча торак пунктлар исемлегендә искә алына. 1859 елда Пәлдәнгедә 800дән артык кеше яшәгән, 2 мәчете була. Авыл Самар губернасының Яңа Үзән өйәзенә караган. Соңрак авыл шулай ук Яңа Пәлдәнге исеме белән искә алына
1910 елда Самар губернасы торак пунктлары исемлеге буенча авыл Осиново-Гай волостенә караган, биредә 2507 ир-ат һәм 2497 хатын-кыз яшәгән, авылда элекке дәүләт крестьяннары, башлыча татарлар, мөселманнар яшәгән, 3 мәчете, 3 мәдрәсәсе, 7 җилтегермәне, земская станциясе, урядник, фельдшерлык пункты булган.
1919 елда Яңа Үзән өязе составында авыл Сарытау губернасы составына кертелә.
Халык саны Халык санының еллар буенча динамикасы: Еллар18591889189719102002Халык саны863155622422585818
2021 елда авылда 573 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар — 98 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».
Шәхесләр
Хөсәен Уразиков — актер һәм режиссер, ТАССРның халык (1945), РСФСРның атказанган (1950) артисты.
Дин 1933—1934 елларга кадәр Яңа Пәлдәнге авылында өч мәчет була. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән.
2002 елда яңа мәчет ачыла.Самое дальнее татарское село хранит традиции уразы.
Мәгариф 1920 елларга кадәр авылда 3 мәчет каршында 3 татар мәктәп-мәдрәсе эшләгән, 1920 елларда биналарында татар мәктәпләре ачыла. 1970 елларга кадәр укыту татар телендә алып барыла. Хәзерге вакытта Яңа Пәлдәнге мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.
Мәдәният Яңа Пәлдәнгедә 1979 елдан «Дуслык» халык биюе ансамбле эшли.
Искәрмәләр
Әдәбият Сафаровка в речной долине. История татарского села. — Саратов: Издательский центр «Наука», 2021. — 300 с.: ил.
Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Дергачи районы торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар