Дипломатика — тарихи дисциплина, өйрәнүче актлар, дипломнар, грамоталар, манифестлар, указлар һәм хокукый характердагы документларның башка формалары, шулай ук аларның формулярлары, аларның дөреслеген, килеп чыгышын һәм датировкасын билгеләү өчен. Дипломатиканың үзенчәлеген ачыкларга мөмкинлек биргән палеографиядән аермалы буларак, ул язу чыганакларының тышкы билгеләрен түгел, ә актның эчке формасын өйрәнә. Ягъни дипломатикада өйрәнү предметы булып документ структурасы яки формуляры тора.
Килеп чыгу тарихы Дипломатик термины грек телендә διπλόω - ике табличкада язылган һәм бер-берсенә уң яктан бөкләнгән документны аңлаткан. Бу термин белән борыңгы заманнарда хәрби дипломнар рәсмиләштерелгән, алар граңданлык һәм никахка хокук биргән. Алар императорның титулын үз эченә алган булганлыктан, тора-бара алар тантаналы актлар белән ассоциацияләнә башладылар. Пола Бонанфонда фикеренчә, дипломнар дип король хакимятенең хосусый затларга - физик яки юридик затларга өстәнлек бирүче актлары аталырга мөмкин.
Бу төшенчәнең эволюциясе Гийом Бюдның XV гасырдагы эшчәнлеге була. Ул "дипломатик" терминының элгәре иде король грамоталары һәм актларын өйрәнде һәм системалаштырды, һәм нәкъ менә аның даирәсендә диплом сүзе - diploma үз эченә юридик хокук ала торган документлар белән эшләүгә карата кулланыла башлады.
XVII гасырда иезуит-болландист Даниэль Папеброк узенең кереш сүзендә, төрле борынгы грамоталарының дәреслеген шик астына куйды, бу үз чиратында, бенедиктинчы Жан Мабильонга кагылды. Д. Папеброкның белдерүенә җавап итеп «De re diplomatica» Ж. Мабильонның китабын язды, анда ул документлар белән тәнкыйть методларын тикшергән, шуның белән киләчәктә "diplomatica" сүзендә фәнни характер һәм үзенең методын биргән. Әлеге эш чыгарылганнан соң, "diplomatica" термины исем исеменә үзгәртелә һәм мөстәкыль термин сыйфатында XVIII гасыр дәвамчылары хезмәтләрендә кулланыла башлый.
Россиядә "дипломатик" термины керү Россиядә дипломатик термины беренче тапкыр XIX гасырның беренче яртысында, моның белән беррәттән, актларны тәнкыйтьләү үсеш алган вакытта фәнни әйләнешкә керә. Бу термин Брокгауз һәм Ефронның энөиклопедик сәзлеге басмасыннан соң гомумкуллану төшенчәсенә әверелә, анда дипломатика мөстәкыйль тарихи дисөиплинабуларак үз мәкаләсен ала. Киләчәктә термин Л.В. Черепнин хезмәтләрендә ахыргы фәннни бизәлеш ала, аның анлавынча дипломатика барыннан да элек актлар чыганагы булып тора. Аның бурычларына ул тарихчыларны җентекләп өйрәнү өчен документны ачыклау һәм билгеләүне кертә. Шулай ук бу термин С.М. Каштановның "Русская дипломатика" эшенә тулысынча беркетелә, анда ул дипломатиканың - ул актлар формасын һәм эчтәлеген өйрәнүче ярдәмче тарихи дисциплина булуын билгели.
Төрки-мөселман дипломатикасы Бүгенге көндә Казан федераль университетында өйрәнелә торган төрки-мөселман дипломатикасы кебек юнәлеш бар. Төрки-мөселман дипломатикасы - төрки телле мөселман җәмгыятьләренең тарихи үсештә дипломатик документларын һәм тәҗрибәләрен өйрәнүче махсус тарихи дисциплина. Ул актларның формулярларын (структурасын), аларның эволюциясен, терминологиясен һәм гавами-хокукый һәм хосусый документларның үзенчәлекләрен анализлый. Тәртип еш кына сәнгать тарихы һәм төрки-мөселман дөньясы тарихы буенча уку программаларына керә, сәнгатьнең, тарихның, диннең һәм мәдәни тәҗрибәләрнең бәйләнешен басым ясап.
Куллану чыганаклары
Каштанов С. М. Русская дипломатика. — М.: Высшая школа, 1988. — 229, с.; 20. — (Библиотека историка). Черепнин Л.В. Русская палеография — М. : Наука, 1956. — 616 с. Данилович, О русской дипломатике в («Московском Вестнике», 1829, ч. III) Чиркова А.В. Западноевропейская дипломатика Средних веков и Раннего Нового времени. — СПб. : НЕстор-История, 2019 — 92 с.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Тарих фәне Төркем:Текст Төркем:Мәдәният тарихы