Йөрәктау — шихан, Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан ялгыз тау, Стәрлетамак шәһәре янындагы дүрт шиханның берсе. Риф калдыгы. Табигать һәйкәле (1985). Башкалары (Торатау, Куштау) кебек Йөрәктау да 2008 елда «Русиянең җиде могҗизасы» () проектында (Шихан буларак) Идел буе федераль округыннан конкурсның ярымфиналына үткән 7 чудес России. Претенденты по округам«Семь чудес России» <small>.
Физик-географик тасвирламасы Озынлыгы — 1 км, киңлеге 850 м, биеклеге — Агыйдел елгасы өслегеннән — 220 м, туфрак өслегеннән — 200 м, океан өслегеннән абсолют биеклеге — 338 м. .
Ул конуссыман формада. Битләү сөзәклеге 20-30 градус. Кыя чыгынтылары юк. Аскы өлеше коелып төшкән ташлар белән капланган.
Тауның төньяк итәгендә чишмәләр бар. Шуларның берсе күкертле. Янында генә Мукшы күле барhttp://www.photographer.ru/nonstop/picture.htm?id=435049# Фотоиллюстрация, автор Петр Захаров.
Тарихы 230 миллион ел элек Урал океанында (тропик диңгезе) түбән пермь (соңгы палеозой) чорында барлыкка килгән риф массивлары, риф калдыгы.
Тау белән бәйле вакыйгалар 1707 елда Йөрәктау итәгендә Күчем батыр җитәкчелегендәге баш күтәрүче башкортлар (алар арасында мишәрләр, татарлар, чуашлар, чирмешләр булган) һәм Аристов җитәкчелегендәге 900 сугышчы, 700 атлыдан торган (аларга хөкүмәткә тугъры башкортлар да кушылган булган) Хохлов отрядлары арасында сугыш булган. Сугыш ун көн барган һәм баш күтәрүчеләрнең җиңүе белән тәмамланган. 400 сугышчы әсир итеп алынган, башкалары үтерелгән, Хохлов Табын авылына качкан..
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан географиясе Төркем:Шиханнар Төркем:Башкортстан табигате