Хәдичә Җәлил, Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова (русча документларында Залилова (Джалилова) Ходича Мустафовна Залилова (Джалилова) Ходича Мустафовна. Литературная карта Оренбургской области, 30.12.1918, РСФСР, Ырынбур губернасы, Ырынбур өязе, Мостафа — 03.11.2000, РФ, Ырынбур) — каһарман — шагыйрь Муса Җәлилнең (1906 — 1944) бертуган сеңлесе. Бөек Ватан сугышында элемтәче буларак катнашкан. Сәяси репрессия корбаны. Абыйсы турында истәлек китабы (К.: ТКН, 1969, 1976) авторы.
Тәрҗемәи хәле
1918 елның 30 декабрендәМус Җәлилнең сеңлесе Хәдичә РСФСР Ырынбур губернасы Ырынбур өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Әтисе — Мостафа Әбүбәкер улы Габделҗәлилов (1872 — 1919), әнисе — Рәхимә Сафиулла кызы Җәлилова (1877 — 1928). Туганнары: абыйлары Закир, Зәки, Ибраһим, Муса, апасы Зәйнәп. Яшьли ятим калган сеңлесенә абыйсы Муса ярдәм итә. Хәдичәне балалар йортына урнаштыра, аннан үз тәрбиясенә ала.
Бөек Ватан сугышы Хәдичә Мостафа кызы 1942 елның маенда, үзе теләп, Бөек Ватан сугышына китә, Горький (хәзерге Түбән Новгород, Түбән Новгород) шәһәрендә хәрби элемтәчегә укый, элемтәчеләр әзерләүче полкта аңа курсташларын укыту вазифасын йөклиләр: Морзе әлифбасына, аппарат белән эш итәргә, радиограммаларны тиз арада алырга һәм җибәрергә, стройда йөрергә өйрәтә. Полкта укытучы булып калырга өндиләр, ләкин ул сугышның алгы сызыгына китә, Брянск фронты штабының 65нче аерым элемтә полкында хезмәт итә.
Сәяси золым 1943 елның 13 гыйнварында алманнар ягыннан килгән листовканы укыган өчен (вариант: ике шаһит алдында Сталин исемен телгә алып, аны сүккән өчен), кулга алына. 1943 елның 22 гыйнварында Брянск фронты хәрби трибуналы 58-10 статья (II бүлек) буенча («җиңелү турында коткы тарату, халыклар юлбашчысы, күмәк хуҗалык турында гайбәт сөйләү») 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итә Залилова Хадича Мустафона. Центр генеалогических исследований. Ун ел Түбән Тагил төрмәсендә утыра. 1952 елда иреккә чыгарыла. 1959 елда исеме аклана Залилова Хадича Мустафовна (1918). Открытый список Международного трибунала.
Лаеклы ялга чыкканчы Ырынбурда метеоролог булып эшли.
Хәдичә Мостафа кызының ире 23 яшендә сугышта үлгән matbugat.ru. Апасы Зәйнәпнең ятим калган кызы Лена Абдееваны тәрбияләп үстерә. Лена Ырынбур педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган.
Истәлекләр китабы
Казанда Татарстан китап нәшриятында рус телендә каһарман — шагыйрь Муса Җәлил (1906 — 1944) турында «Абыем турында» (1969)Хадича Джалилова. «О моем брате». ozon.ru, «Абыем турында: истәлекләр» (1976) Хадича Джалилова. «О моем брате: воспоминания». tnu.in.ua дигән китаплары басылып чыга.
Хәдичә Мостафа кызы Советлар Союзы Каһарманы, яраткан абыйсы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы истәлекләр белән, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең шәһәр – авылларында җәмәгатьчелек һәм мәктәп балалары алдында чыгышлар ясый.
Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Ырынбур шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган һәйкәлне ачу тантанасында катнаша Памятники монументального искусства города Оренбурга. 8. Памятник Мусе Мусе Джалилю. ИА REGNUM, 03.04.2008. Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).
2000 елның 3 ноябрендә 82нче яшендә Ырынбурда вафат. Васыяте буенча, Ырынбур өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылы зиратында җирләнгән.
Кызыклы факт Муса Җәлилнең 1943 елның 12 февралендә язган «Хәдичә» дигән шигыре Хәдичә (шигырь). Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан. Муса Җәлил. «Хәдичә». 1943ел, 12 февраль. Shigriyat.ru бар. Күрше кызы Хәдичә, Шулай гадәттәгечә, Озак йөреп бакчада, Кичегеп кайтты кичә... Искәрмәләр
Әдәбият Хатлар яздым утырып (Хәдичә Җәлилованың Афзал Шамовка язган хаты). «Безнең мирас», 2014 ел, август, 76 — 77 бит. Фирүзә Әбсәләмова. Таш диварлар алды шатлыгымны. «Сөембикә», 2017 ел, февраль. Сылтамалар Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 14.02.2018
Төркем:Муса Җәлил Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары