Лия Ахеджакова, Лия Мәҗит кызы Ахеджакова (, 1939 елның 9 июле, СССР, Украина ССР, Днепропетровск) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, РФ халык артисты (1994). Актив гражданлык позициясе, хакимияткә каршы тәнкыйть фикерләре белән танылу алган.
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 9 июлендә Украина ССРның Днепропетровск шәһәрендә сәхнә кешеләре гаиләсендә туган. Әнисе актриса Юлия Александр кызы (1916—1990), үги әтисе режиссер Мәҗит Салих улы (1914—2012) Адыгея театрында хезмәт итәләр. Режиссер Эльдар Рязановның «Старые клячи» (, 2000) фильмында әтиле-кызлы уйныйлар (Люба һәм Любаның әтисе ролендә). 1956 елда Мәскәү төсле металл институтына укырга кереп, анда 1,5 ел укый.
ГИТИС тәмамлый (1962).
1961 елдан Мәскәү ТЮЗында травести ролендә хезмәт итә.
1977 елдан Мәскәүнең «Современник» театрында.
1973 елдан кино карьерасы башлана: режиссер Михаил Богинның «Ищу человека» (, 1973) фильмында Алла Кузнецова ролендә уйный. Әлеге дебют роле өчен Локарно (Швейцария) һәм Варна (Болгария) кинофестивальләрендә приз ала.
Режиссер Эльдар Рязановның «Небеса обетованные» (, 1991) фильмындагы Фима роле аша танылу килә. Шул ук режиссерның «Гараж» (1979), «Служебный роман» (, 1977), «Ирония судьбы, или с легким паром» (, 1975) һ. б. фильмнарында икенче пландагы рольләрне истә калдырырлык итеп уйный.
Карашлары 1993 елгы дәүләт кризисы вакытында Борис Ельцинны яклап чыгыш ясый. 1999—2008 елларда сайлауларда «Уң көчләр берлеге» () өчен тавыш бирә. 2011 елдан башлап, Владимир Путин хакимиятен тәнкыйтьләп киләЛия Ахеджакова, МАРШ ПРАВДЫ 13 апреля 2014 года (Youtube видео, 7:27).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1970 — РСФСР атказанган артисты 1973 — Локарно (Швейцария) һәм Варна (Болгария) кинофестивальләре призы 1979 — РСФСР дәүләт премиясе 1992, 1997, 2014 — «Ника» премиясе 1994 — РФ халык артисты 1999 — Хөрмәт ордены (РФ) 2006 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Гаиләсе Беренче ире — актер Владимир Носик (1940—1995) Икенче ире — рәссам Борис Кочейшвили (1940) Өченче ире — фотограф Владимир Персиянинов. Балалары юк. Искәрмәләр
Әдәбият Июль аенда кабынган йолдызлар. Лия Ахеджакова. «Сөембикә». 2018 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар Лия Ахеджакова. IMDb Лия Ахеджакова. kino-teatr.ru Сайт актрисы
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:РСФСР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:«Ника» премиясе лауреатлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Россия хәрби көчләренең 2022 елда Украинага кертелүенә каршы чыкканнары