Алмас Әдһәмов, Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов (рәсми кәгазьләрдә : , 1923 елның 23 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай кантоны, Яңа Ибрай — 2021 елның 14 ноябре, РФ, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби, отставкадагы генерал-майор (1987 елдан). 1973—1987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпекциясе өлкән инспекторы.
Тәрҗемәи хәле 1923 елның 23 апрелендә Татарстан АССР Чистай кантоны (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Яңа Ибрай авылында укытучылар гаиләсендә туган. Яңа Ибрай мәктәбен, Аксубай урта мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, гаилә эшен дәвам итү максаты белән Чистай педагогика укуханәсенең эшче факүᴫтитына укырга керә янaрал Адгамов наш, аксубаевскᴎ. «Сельская новь», 19.04.2013 . Рабфакны тәмамлагач, Урал индустрия институтына укырга керә. Анда сугыш алдыннан стипендия бирүне бетерү сәбәпле, курсантлар тулы дәүләт кайгыртуында булган Сʙирлау хәрби пехота укуханәсенә күчә.
Сугыш еллары 1941 елның августында тизләтелгән чыгарылыш белән Сʙердловск хәрби пехота укуханәсен тәмамлый һәм «лейтенант» дәрәҗәсендә яңа оештырылган 357нче укчы дивизиягә билгеләнә. 1941 елның декабрендә Калинин шәһәре тирәсендә беренче бәрелештә катнаша. Калинин фронты саcтафында взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары сыйфатында Ржев, Сычөвка өчен сугышларда катнаша. 1942 елның февралендә яралана. Госпитальдән соң, Калинин фронтына кайта. 1944 елдан 1нче Балтыйк буе фронты саcтафында көрәшә. «Капитан» дәрәҗәсендә сугышны тәмамлый. Кызыл Йолдыз урдᴎны, «Хәрби уңышлар өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган беренче Җиңү парадында катнаша. Соңрак Мәскәү хәрби бүлгeының 2нче гвардия Тамань дивизиясендә батальон командиры булып хезмәт итә.
1948—1955 елларда Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә (1998 елдан РФ Кораллы көчләренең гомумгаскәр академиясе) укый, бер үк вакытта Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә «Выстрел» курсларында укыта.
1961—1966 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Сәвит гаскәрләре төркемендә мотоукчы полк командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә.
1970—1975 елларда ССРБ Саклану министрлыгының «Военный вестник» журналы мөхәрриреТатарские янaралы. Алмас Адгамов. disput.az (Форум народов Азербайҗана) .
1973—1987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпекциясе өлкән инспекторы.
1987 елда отставкага чыга, отставкадагы янaрал-майор. Запаска киткәч, Мәскәүнең Олимпия авылы сугыш ветераннары шурасында, Мәскәүнең татар иҗтимагый оешмасында эшли.
Гаиләсе Хатыны Надежда Ивановна. Уллары Сергей, Александр, һөнәри хәрбиләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены күп санлы мидәлләр Искәрмәләр
Чыганаклар Татарскᴎй энциклопедическᴎ словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар 22 февралә 2018 года мы навестили участника войны, героя проекта Адгамова Александра Михайловича. сайт Проект "Живой голос Победы" г. Москва Адгамов Алмас Махмутович. ТР виртуаль музее Сергей Бердников. Потери не были напрасными. Официальный сайт Управы Тропарево-Никулино города Москвы Алмас Әдһәмов «Милләттәшләр» сайтында
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Генераллар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Генерал-майорлар (ССРБ) Төркем:Хәрби академия тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр