Андрей Поминов, Андрей Иван улы Поминов (, 1958 елның 2 марты, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) — Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары (2014 елдан). Физика-математика фәннәре кандидаты (1989).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 2 мартында Казанда туган. Әтисе Иван Сергей улы Поминов (1920—1999), КДУ профессоры, Taᴛaрстаʜның атказанган фән эшлеклесе. А. И. Поминов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының (2009 елдан федераль университет) физика факуᴫьтетын «радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча тәмамлаган (1980).
Хезмәт юлын үзе укыган университетта башлый: 1980-1992 елларда инженер, өлкән инженер, КДУның радиоспектроскопия һәм квант электроникасы кафедрасында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр була. 1989 елда каты җисемнәр физикасы өлкәсендә кандидатлык диссертациясе яклый. 30 дан артык фәнни хезмәте бар. Кафедрада эшләвен дәвам итеп, Казанның Идел буе районы 83нче мәктәбе (соңрак физика-математика лицееМБОУ «Лицей №83 - Центр образования». Сайт на портале «Электронное образование в Республике Татарстан») директоpы була. 2001 елның октәбреннән 2007 елның ноябренә кадәр КДУ каршындагы Н. И. Лобачевскᴎй исемендәге лицейны (33нче лицейДень рождения отмечает замминистра образования и науки РТ Андрей Поминов. Татар-информ, 02.03.2017) җитәкли.
2002 елдан дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында эшли. 2002—2007 елларда Казанның Вахитов районы мәгариф бүлеге башлыгы.
2007 елдан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында: 2007—2014 елларда министр урынбасары, 2014 елның августыннан министрның беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович. Интернет-портал TatCenter.ru.
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары буларак, махсус урта белем бирүче уку йортларының үсеше, шулай ук World Skills эшче һөнәрләрен популярлаштыру халыкара хәрәкәте ярышларына Татарстан җыелма әзерләү мәсьәләләренең дә куратоpы булып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― «мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте» өчен Рөстәм Миңнеханов өч кешене «Дуслык» ордены, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде. Татар-информ, 3.03.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар
На службе образованию и науке. «Элита Татарстана», 26.02.2018 Андрей Поминов. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Моны да карагыз
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:Физиклар Төркем:Инженерлар Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары